Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Язмыш

Син хаклы, иркәм...

Моннан өч ел элек шифаханәдә ял иткәндә, кич утырганда, бер мәхәббәт тарихын кызыксынып тыңлаган идем.

  Кулыма каләм алырга форсат чыкса да, нәрсәдер итәгемнән тарткандай, яза башлагач, берничә мәртәбә кире уйладым. Әйтерсең, күзгә күренми торган ниндидер серле көч бу хатирәләргә кагылмаска кушып, зиһенемне томалап, кулларымны богаулап тора иде. Күптән түгел Мари Элда яшәүче танышым Гөлйөзем чылтыратып борчулы хәбәр җиткерде. Бер түбә астында утыз биш ел гомер иткән, өч бала үстереп, зур тормыш юлына озаткан танышларым Гөлзия белән Илфар дачаларында мунча кергәндә ис тиеп үлгәннәр. Моны ишеткәч төн йокыларым качты.

– Сиңа сер итеп кенә сөйлим: күршеләре Марина гына җитте аларның башына, – дип шаккатырды Гөл-йөзем. – Гөлзия, мунча ягып томалагач, ашарга әзерләргә дип, өйгә кереп киткән булган. Баллонда газ беткәнлеген белеп алган ире, тиз генә машинасына утырып, заправкага киткән. Илфар бакчада күренмәгәч, Марина аны шәһәргә кунарга кайтып киткән, ул көнне әйләнеп килмәс, дип уйлагандыр, мөгаен. Юкса, озак еллар бергә гомер иткән хатыныннан яшертен генә үзе белән гыйшык-мыйшык уйнаган мәхәббәтле ирне үз куллары белән юк итмәс иде. Беркатлы Гөлзия тирә-күршеләре белән дус-тату яшәде. Беребезне дә аш-судан калдырмады. Аларда ут күзле Марина да еш кунак булды, мунча керергә гел шуларга йөрде. Ул көнне Гөлзия бу астыртын затның үзе юынып чыкканнан соң кайнар учак көленә бер соскыч чи тавык тизәге күмеп куйганлыгын сизмәгән, күрәсең. Кара эчле, хөсетле Маринаның бу этлекне, Гөлзиядән котылып, Илфарны үзенеке итү өчен махсус эшләгәнлеген чамаласак та, ни хәл итик, бәласеннән башаяк дип, телебезне тешләдек. Дөреслекне эзләп табуыбыз бәхәсле. Кемнең суд юлында каңгырап йөрисе килсен? Елап-сыктап утырудан мәгънә юк. Мәрхүмнәрне кире кайтарып булмаячак бит инде. Фани дөньядан киткәннәргә безнең шаулашып, нидер даулашып йө-рүнең кирәге юк. Мәрхүмнәр бары тик ихластан кылган изге догага гына мохтаҗ, – дип тәмамлады Гөлйөзем сүзен.

...Соң булса да уң булсын дип, моннан өч ел элек Гөлзия авызыннан үзем ишеткән гыйбрәтле мәхәббәт тарихын бәян итим әле. Язмам мәрхүмнәр рухына дога булып барсын.

– Гыйшкың бакага төшсә, сазлыктан кайтып кермәссең, диләр бит. Безнең мәхәббәт сәхифәсе дә бик матур башланып киткән иде, – дип сөйләгән иде безнең белән ял итүче Гөлзия ханым. – Илфар белән без Мари-Элдагы Политехник институтның дүртенче курсында укыганда яратышып өйләнештек. Яшь чакта бик матур пар идек. Курсташларым арасында миннән көнләшүчеләр дә булды. Бер аягы тумыштан чатан кыз баһадирдай буй-сынлы, җитмәсә чибәр, сау-сәламәт егетне үзенә каратсын әле! Илфар мине җи-тәкләп кенә йөртте. Бер аягым зәгыйфьрәк булуына үземнең дә әлләни исем китмәде. Һәрчак ачык йөзле, шат күңелле, җор телле идем. Әти-әниләрем үсендереп, үз-үземә ышаныч уятып үстергәнгә күрә, кимсенеп интекмәдем. Илфар беренче мәртәбә күрүендә минем билдән түбәнгәрәк төшеп торган, беләк юанлыгындагы калын толымнарыма игътибар иткән булган. Гади авыл кызында чаялык белән самимилек янәшә инде ул. Эчкерсез, ярдәмчел булуың белән җәлеп иттең. “Күкчәчәктәй күгелҗем зәңгәр күзләреңә, күлдәй тирән карашыңа гашыйк булдым”, – дип мәхәббәтен белдерде. Өйләнештек. Каенанам туйда бөтен кеше алдында: “Улымны кем бәхетле иткән, шул кеше кызым булачак”, – дип миңа канатлар куйды.

Иремне армиягә озатып калганда, үземнең авырлы икәнлегемне белми идем әле. Бала тапкач, матдәләр алмашы бозылды. Тик торганнан симерә башладым. Киемнәрем яраксызга чыкты. Көзгегә карарга читенсенә башладым. Әйтерсең, мине пәри алмаштырган. Күп ашамаска тырышып карадым, тик нәни улымны имезә идем, аңа сөт җитми башлагач, диетадан ваз кичәргә туры килде. Ирем хезмәт срогын тутырып кайтыр көн җиткәч, ике ут арасында калдым: мин нечкә билле, нәфис гәүдәле кызга өйләнгән идем, аркылыга-буйга бер бу үшән сыер миңа ниемә хаҗәт, дип ваз кичсә, нишләрмен дип яшь түктем. Шөкер, ул мине ташламады, балабызны ятим итмәдек. Ирем “политех”та урманчы һөнәрен үзләштергән иде, аны ерак тайга эчендәге бер тыюлыкка эшкә билгеләделәр. Энә кайда – җеп шунда дип, җиде айлык улыбызны куеныма кыстырып, иремә ияреп, цивилизациянең “ц” хәрефе дә булмаган шартларга килеп төштем. Яшь белгеч гаиләсен марилар үзләренчә әзерләнеп көткәннәр: куе урман эчендә җыйнак кына агач йорт өлгерткәннәр. Авылдан унике чакрым ераклыкта урман эчендә япа-ялгыз йорт. Миченә үзең кисеп, ярып, утын ягасы, эчә торган суны өйдән бер чакрым ераклыктагы чишмәдән ташыйсы. Өйдән ерак түгел түгәрәк күл бар. Анда җәен кыр үрдәкләре чупырдаша. Ирем таңнан төнгәчә эштә, ә мин баламны кочаклап, аркамны җылы мичкә терәп, айлы кичләрдә бүреләр улаганын тыңлап, тонык лампа яктысында куркуымнан дер калтырап утырам. Үзем өчен курыкмыйм, ерткычлар эш-тән кайтып килүче иремә ташлана күрмәсен дип борчылам. Бервакыт өч яшьлек улымны йоклатып, чанага бидон утыртып, суга киттем. Буранлы көндә, билдән тирән көрт ерып, тирләп-пешеп кайтып җитсәм, өй ише-ге шар ачык, ә улым юк. Куркуымнан йөрәгем ярылып үләм дип торам. Ары сугылам, бире чабам, кычкырып чакырып та карыйм, юк бала! Адашып катып үлсә, иремә ни дип җавап бирермен дип өзгәләндем. Аллаһның рәхмәте, коточкыч фаҗига булмый калды. Ходайга сыенучы, аннан ярдәм сорап ихластан ялваручы ананың теләге кабул була икән ул. Бишмәтен төймәләмичә, яланбаш килеш мине эзләргә чыгып китеп, урманга кереп адашкан улымны егерь Николай дәдәйнең эте Барбос табып алган. Киез итекләре эчләренә кар тулып, йомшак карга йөзтүбән капланган сабый янына хуҗасын ияртеп алып килгән. Улыма бик нык салкын тигән иде, колакларыннан үлек акты, үпкәсе шеште, башкала табиблары тырышлыгы белән генә вакытсыз үлемнән котылып калды.

Ниһаять, иремне хезмәтендә югарыга күтәрделәр. Ижевскидан ике бүлмәле фатир алдык, балабызны бакчага биреп, белгечлегем буенча эшкә урнаштым. Тормыш үз эзенә төшеп, җай гына бара башлагач, икенче улымны таптым. Аның авырлыгы нормага җитмәгәнгә, бала тудыру йортында озакка тоткарландык. Больницадан кайткач, фатирыбызны җыештырганда, йокы бүлмәсендәге карават җәймәсе астыннан сыңар алка табып алдым. Чит хатын-кызныкы... Шул көнне иремнең эштән кайтуын көтеп җиткерә алмый интектем. Кичкә кадәр елап, шешенеп беттем. Ә аның моңа исе дә китмәде: “Авырлы чакта, яратышырга ярамый, балага зыян киләчәк, дидең. Бала тапкач, күпме вакыт өйгә кайтып күренмәдең. Кичә тагын мине кире кактың. Сау-сәламәт ир кешенең җенси теләген канәгатьләндерүчесе табылуы гаҗәпмени?” – дип, мине шаккатырды. Ачуымнан шартлап ярылырдай булдым. “Ирем үземне генә яратып, күземә генә карап торсын дисәң, симертелгән дуңгыз түшкәсенә әвереләсең юк иде! Көзгегә кара, гөберле бака да синнән сөйкемлерәк!” – дип, ишекне каты бәреп, өйдән чыгып югалды. Шуннан бер атна өйгә кайтып күренмәде. Әллә ниләр уйлап бетердем. Елап арыгач: “Гөлзия, башсыз кыланып, балаларыңны ятим итә күрмә, берүк! Ирең хаклы: ямьсез, мәхәббәтсез затка әверелгәнсең ич! Бүгеннән үк үз-үзеңне кулга ал! Тышкы кыяфәтеңне дә, эчке дөньяңны да тәртипкә китер!”– дип, үз- үземә боерык бирдем. Кечкенә улым исәя төшкәч, берничә сәгатькә “нянка” яллап, фитнеска, бассейнга йөри башладым. Кичке алтыдан соң ашамаска өйрәндем. Ябыгу өчен шифалы үлән сулары эчтем, көн саен гимнастика ясадым. Ел саен шифаханә-гә барып, организмны тулысынча чистартып, ял итеп, көч җыеп, уңай хис-тойгылар туплап, яңа кешеләр белән аралашып кайтуны гадәткә керттем. Тора-бара гаиләдә барысы да җайланды. Әрләшмибез, талаш-мыйбыз. Табак-савыт шалтырый башлауга: “Иркәм, син хаклы”, – дип, тиз генә ике араны җайлап куярга өйрәндем. Моннан унҗиде ел элек ике улыбыз янына бик сөйкемле кыз бала алып кайткан идек, инде ул да буй җиткерде. Яшем илле биштән узса да, картаясы килми әле. Тормышыбыз җитеш, тигез, тату яшибез. Бер-беребезнең кадерен белеп, ашыкмыйча, кабаланмыйча, җай белән генә, оныклар сөеп яши торган вакытыбыз җиткәнгә сөенәм.

Хатын-кызларга шуны әйтәсем килә, беркайчан да үз-үзеңә битараф булырга ярамый. Үзеңне-үзең ярат-масаң, сине яратучы табылмаячак. Иң мөһиме: үзеңне кимсетүгә юл куймаска кирәк. Хәтта бергә гомер иткән иреңә дә. Якыннарың рән-җетсә, чит кеше кыерсыт-каннан да авыррак ул. Ир затлары матурлыкка тартыла. Парыңа тиң булып, җан тынычлыгы белән яшәп, гаиләне саклап калыйм дисәң, тышкы матурлык та, күңел байлыгы да бертигез кирәк икән ул. Яши-яши менә шул хакыйкатьне аңладым, – дип сөйләгән иде Гөлзия ханым. – Мөмкинлегең булса, бу хакта язып чыгып, яңарак кына гаилә камыты кигән яшь хатыннарны кисәтсәң иде. Кайчандыр мин баскан тырмага басып, маңгайларына шеш чыгара күрмәсеннәр, берүк.

Хәмидә ГАРИПОВА. Казан.

"Татарстан яшьләре"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев