«Сыеркай мөлдерәмә яшьле күзләре белән карады: бәхилләшүе булгандыр инде»
Хайваннар да кешеләр кебек үк күз яшьләре белән елыйлар икән...
Газаплы һәм михнәтле тормыш шартларына нисбәтле рәвештә, хайваннарның да кешеләр кебек үк күз яшьләре белән елаулары турында күп сөйлиләр, күп язалар. Озын-озак гомер кичереп, минем үземә дә андый хәлләрнең шаһиты булырга туры килде. Шуларның кайберләрен укучылар хозурына тәкъдим итәм. ...Әнкәем вафат булганда утыз өч яшьтә генә иде. Әткәем озак йөрмәде, “яшь әни” алып кайтты. Без – өч ятим сабый, бик әкренләп булса да аны да “әнкәй” дип йөрергә, безне “эшкә өйрәтүләре”нә күнектек. Ә менә сыеркаебыз “Кабакай” яңа хуҗабикәне үзенә якын да җибәрми. Сыер саву гаиләбездә бер вакыйгага әверелде. Сыерны тышаулыйлар, әткәй мөгезләреннән тотып тора. Сөтлебикә һаман киреләнә, тыпырчына, сөтле чиләкне тибеп аудара. Үги әнинең мәрхүмә әнкәебездән калган киемнәрне киеп чыгулары да нәтиҗә бирмәде. Әткәебез сыерны сатарга булды. Шулай эшләде дә. Күрше Казанчы авылыннан сыерыбызны алырга килделәр беркөнне. Урамга алып чыгып, читән буена печән салдылар. Юк, ашамады. Өчебез дә чыктык “Кабакаебыз”ны озатырга. Муеныннан сыйпый-сыйпый, кайнар күз яшьләребезне түктек өчебез дә. Үзәк өзгеч моңсу тавыш белән мөгрәп куйды малкай. Аның да күзләреннән борчак-борчак яшь тәгәри иде ул чакта. ...Авыр сугыш еллары. Авылыбызда гел ирләр эшен башкаручы Җамал апага ияртеп, урманга утынга мине дә җибәрде әнкәем. Җамал апаның киенүе дә ирләрчә, атына да сызгырып кына җибәрә. Ул кискән утынны мин чана янына ташыйм. Сыртлап төяп тә куйдык. Инде кайтырга кузгалабыз дисәк, “туры алаша” йөкне кузгата гына алмый бит. Җамал апа нишләргә дә белми. Башта тәмле тел белән әйдәкләп карады, аннары кычкырырга, сүгенергә, чыбык белән дә, күсәк белән дә малкайның сыртын каезларга тотынды. Мин шул чакта күзләреннән яшьләр тәгәрәвен күрдем бахбайның. Утынны бушатырга туры килде. Баксаң, чана үрәчәсе агач төбенә эләккән икән. Ат белән түгел, трактор белән тарттырсаң да кузгатырлык булмаган. ...Татарстаныбызда тилчә (ящур) зәхмәте таралды бит бер елны. Тирә-як авылларда булса да, безнең Яңа Сәфәрдә (Мөслим районы) хайваннарда күренмәде үзе. Шулай да кешеләрне саклык чараларын күрергә кисәтеп куйдылар. Беркөнне шулай иртән әнкәй сыер саварга чыкса, малкай ашамый да, күшәми дә, авызыннан берөзлексез селәгәе ага икән. Шунда ук ветсанитарга хәбәр итә. Ветсанитар районга ирештерә. Көнендә-сәгатендә дигәндәй, составында милиция идарәсе начальнигы, баш мал врачы, тагын берничә “зам-пом”нар булган махсус комиссия килеп төште авылыбызга. Сыер янына якын бармыйча ук “диагноз” да куйдылар: тилчә. Шул араларда гына Казанда яшәүче бер туганыбыз кунакка кайткан иде. Тилчә шуңа ияреп килгән, янәсе. Комиссиянең карары катгый булды: сыерны атарга һәм яндырырга! Шулай эшләделәр дә. Гаиләбезнең бердәнбер туйдыручысы булган сөтлебикәбезне атарга бәрәңге бакчасына алып чыкканда безнең халәтебезне үз башына төшкән кеше генә аңлар. Өлкәннәр күз яшьләрен эчкә йотып үкседеләр, ә бала-чага такмаклый-такмаклый елады. Сыеркаебыз мөлдерәмә яшьле күзләре белән барыбызга да карап алгандай итте дә, хәлсез тавыш белән өч тапкыр мөгрәп куйды. Бу аның бәхилләшүе булгандыр инде. Соңыннан гына белдек: сыерыбызда бернинди тилчә-мазар булмаган. Чабып алып кайткан арыш камылы арасында “ут күз” дигән чәнечкеле үлән дә булган икән, шул сыер авызына эләккән. ...Бакча караклары ут төртеп яндырганчы, көн саен диярлек бакчабыздан урап кайта идем. Табигать матурлыгына карап хозурланам, сайрар кошлар җырын тыңлап ләззәтләнәм. Бер баруымда ике эт чыкты каршыма. Берсе алдыма, берсе артыма чүгәләде. Күренеп тора: хуҗасыз этләр. Өрмиләр дә, җибәрмиләр дә. Алмаш-тилмәш шыңшыйлар, яшьле күзләре белән нәүмизләнеп миңа карыйлар. Әбәткә дип алып барган ризыкларымны икесенә бүлеп биргәч, якындагы тыкрыкка бер-бер артлы кереп югалдылар. Тормышның ачысын-төчесен җитәрлек татып, күбесен күз яшьләрсез генә үткәрергә күнеккән булсам да, бу юлы тыеп кала алмадым яшьләремне. Аларны да бер Ходаем үзе яраткан. Телләре булса ни әйтерләр иде микән Алла мәхлуклары?
Ягсуп МОРТАЗИН.
«Татарстан яшьләре»
Фото https://ru.freepik.com/
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев