Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Язмыш

Тормыш борылышлары

Тормышны борынгылар тик­мәгә генә борма-борма юлларга тиңләмәгән. Ул да бит сикәлтәле, анда үрләр уйсулыклар белән чиратлаша, хәтта кискен борылышлар да ясый.

Бихисап сынаулардан торган тормыш юлын лаеклы үтәр өчен адәм баласының рухи үзәге таза, ихтыяры нык булуы кирәк.

Шәмәрдәндә яшәүче, шундый  сыйфатка ия Рафаэль Шәйхулла  улы  Хәбибуллин  белән без   күптәннән таныш. Ул сельпо  рәисе дилбегәсен тарткан  чорда  сәүдә хезмәте күрсәтү эше  турында байтак  мәкаләләр  язылды. Әмма гаиләсе, тормышы хакында аз белгәнмен. Әле күптән түгел генә очрашкач, ул сүзне Тәлгать Самат  улы  Нәҗмиевны искә алудан башлады.  Баксаң,  сеңелкәше  Сания  ханым аны туган  авылы Байлангарда укыткан булган икән. Менә бит танышлык ничек  ерактан башлана.

“Шәмәрдәнгә менсә,  керми калмый,  әзрәк  кенә  авызын  ерыбрак  сөйләшергә  ярата иде. Сагынабыз, бөтен  китаплары  да  миндә саклана”, – диде ул газетаның  элекке  редакторы турында.

 Рафаэль Шәйхулла  улының 1937 елгы абыйсы  Илгизәрнең журналистика өлкәсендә хезмәт итүен күздә тотып та, матбугат  халкына карата карашы  үзгә. Бертуганы башта Мичәнбаш мәктәбендә укыткан. Аннары “Татарстан   яшьләре” газетасы  хәбәрчесе булган. 1978-1985 елларда “Вечерняя Казань” газетасы мөхәррире урынбасары вазифасын башкарган, Андрей Гаврилов белән бергә бу басманың беренче журналистлар командасын җыюда катнашкан. Соңыннан Татарстан  Министрлар  Кабинеты  каршындагы дин  эшләре  советы рәисе буларак, милләтара, конфессиональара сәясәт нигезләрен  салуда зур эш башкара.

Ә Шәмәрдән  мәктәбендә 10 сыйныф белем алган Рафаэль элемтә өлкәсен  сайлый. Техникум тәмамлап, 23 ел телевышкада   радиоинженер булып эшли.

“Ул вакытта  Мәскәүдән Свердловскига  кадәр радиореле линияләре, һәр 60  километр  саен телевышка бар иде. Аңарчы  көндәлек матбугатны  самолет  белән  йөртсәләр, аннары радиореле аша типографиядә бастыру  өчен электрон юл белән  тапшыра башладылар. Моңа өстәп,  680 телефон  каналы  һәм телевидение.  Бик  җаваплы хезмәттә булдым”, – дип  сөйли әңгәмәдәшем.

Язманы юкка гына “тормыш борылышлар да ясый” дип башламадым. Бервакыт үз вазифасын  төгәл генә үтәп барган Хәбибуллинны райкомга, беренче  секретарь  Камалов янына  чакыралар.  Сельпога (башта  ХРТП) җитәкче  кәнәфиенә лаеклы  кандидат  ул икән. Шәмәрдәндә сәүдә эше  аксабрак  киткән, җайга салырга  кирәк икән. Иптәш Хәбибуллин башта  каршы  килеп  карый инде. Элемтәче бит,  сәүдәгәр түгел. Кичекмәстән аңлату  чаралары  күрелә. Коммунист  кеше партия  кая  кушса, шунда барырга  тиешлеген “оныткан”. Бу  1980 елның 25  апреле була. 

“Хәлләр  шәптән түгел  иде. Шәмәрдәндә һәм  сельпога  караган  авылларда  27 кибет,  аларны товар белән  тәэмин итәргә  кирәк. Иртүк колхоз рәисләренә телефоннан  элемтәгә  чыгасың,  машина белешәсең. Кайда нинди товар таба аласың, барып сөйләшәсең.  Көтәләрме-көтмиләрме,  үзең дә берәр  нәрсә тәкъдим иткән булып барысын  да җайлыйсың.   Районара  сәүдә базасыннан авылларга товар чыгару өчен Саба автотранспорт предприятиесеннән машиналарны ял  көненә  көйли торган  идек. Җитәкчеләре, рәхмәт,   аңладылар.  Товар  әйләнеше яхшырды, предприятие  гел  беренче  урыннарда бара башлады.  Бер  елны кулланучылар  кооперациясе  съездында  чыгыш  ясадым. Анысына,  син булдыра  аласың, дип райпо рәисе  Зәкәрия Акберович  юмалады”, – дип искә  ала Рафаэль  абый.

Демократлар  ясалма товар дефициты тудырган,  кибетләрдә шикәр  калмаган, әниләр сугышып балалар киеме алган чор да узыла. Зур тырышлык белән сәүдә нокталарын  яңарту юнәлешенә дә финанслар табыла. Шәмәрдәндә универмаг  төзелүе – үзе бер тарих.  Нигезе  казылган, халык балчык ишеп  өстеннән  йөри.  Ярар,  нигезе дә салына. Алга таба эш бармый гына бит. Шуннан  соң   сельпо рәисе тота да,  Казанга барып, КПСС өлкә  комитетына  керә. Аны  төзелеш буенча урынбасар  кабул итә, тыңлый, булышырга  ышандыра. Әмма “самодеятельность” дигәне ул заманда бик  хупланмый шул. Рәиснең Казанга  “визиты” буенча сөйләшү  “Беренче”  кабинетында була.  “Эшне башта  моннан  башларга кирәк иде. Ничек вазифаңны башкарганыңны беләбез.  Проблемалар булса,  башта  монда төш, яме”, – дип тактлы итеп  кенә аңлата  Камалов. 

Шуннан  соң  эш башланып  ки­тә.­

“Ходайның  рәхмәте белән  универмагны ике  елда   салып  чыктык.  Беренче көнне ача да  алмадык.  Халык  җыелды,  дефицит товарга чират, тәрәзәләрне  ватып бетерделәр. Шуннан  соң икенче  көнне иртән 6да  кеше  югында  ачтык. Менә дигән бина булды, лифтларына кадәр бар. Аллага шөкер,  үзенә күрә  һәйкәлем бар, тырышлык бушка  китмәгән, дип  яныннан  узам”, – ди сәүдә хезмәте  ветераны.

 Ул  елларда типовой проект  буенча  кибетләр  Явлаштау, Курсабаш,  Эзмә, Шекше  авылларында  да  төзелә. Рафаэль  абый сәүдә эшенә чирек  гасыр гомерен багышлый.

Намуслы хезмәте  өчен аңа 1998 елда Татарстан Республикасының Атказанган сәүдә хезмәткәре ди­гән Мактаулы исем бирелә. Авыл хуҗалыгы һәм  азык-төлек ми­нистр­лыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнә. 

Гаилә тормышына  килгәндә,  Рим­ма Хәким  кызы белән 60 елдан артык гомер итәләр. Аны  аңлап  яшәгән хатыны  мәктәптә   хезмәт укытучысы иде. Ул да, ире кебек,  сугыш  чоры баласы.   Әтисе хәрби  кеше була. Аларны гел  күчереп   йөрткәннәр.  Япон диңгезендә Рус  утравында  хезмәт иткәндә, гаиләсен  сугыш  башлану ихтималын исәпкә  алып, вагоннарга  төяп  кайтарып  җибәргәннәр.

“Ниндидер станциядә әни суга  дип вагоннан төшкән һәм поезд  кузгалып  киткән.  Без – 6  яшьлек апам һәм мин, ике  яшьлек бала,   елап шешенеп  беткәнбез. Әни вокзал начальнигына  кереп хәлне  аңлаткан, шуннан соң гына  безне  эзләп тапкан”, – дип сүзгә  кушылды  Римма ханым.

Алар бер  ул, бер  кыз  үстерәләр. Инде дүрт оныкчыклары бар. Икесе  Америкада  яшиләр һәм  эшлиләр. Гомумән, шушы көннәрдә 85 яше тулган, Рафаэль Шәйхулла улы хәзерге тормышыннан бик  канәгать.  Димәк,  якты дөньяның кадерен белеп, яшәргә дә яшәргә әле!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев