Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Язмыш

«Ул хатын бик чибәр микән дип күрергә генә бардым, миннән дә ямьсез икән»

Тормыш хәлләре

  Безнең апа белән җизни яшьтән үк яратышып йөргәннәр иде. Җизни 3 ел армиядә хезмәт итеп кайтты да, Әлмәт шәһәрендә бораулаучы һөнәренә укып чыгып, буровойда бораулаучы ярдәмчесе булып эшли башлады. Апабыз төзелештә буяучы булып эшли иде. Ярты еллап вакыт үткәч, өйләнештеләр. Эшли торгач җизнине бораулачы итеп куйдылар. Иптәшләре дә бик тырыш, тәртиплеләр иде, эшләре бик шәп барды, гел алдынгы булдылар. Югарыдан мактау грамоталары бирделәр. Соңрак иптәшләренә медальләр, җизнигә орден бир­де­ләр. Гел ачык һавада, салкында сакланмыйча эшләгәнгәдер инде, җизнинең биле авырта башлады. Ел саен санаторийга барды. “Бә­кер”дә булып кайткач файдасын күрдем диде һәм шунда күп тапкырлар барды. Бер елны җәй көне үзебезнең Әлмәттәге “Ромашкино”га барырга уйлаган, аңа ул чакта 50 яшь тулып килә иде инде. Ул китеп бер атна үткәч, апа җизнинең киемнәрен икенче җиргә күчергәндә, кими торган пәлтәсе кесәсеннән 10 хат тапкан. Сабадан бер хатын язган. Хат почтага килә дә, җизни барып ала икән. Соңрак ул хатларны апа миңа бирде. “Нигә укыгач та ертып ташламады икән?” — дип уйладым башта, әмма укый башлагач аңладым, аларны ертырга кул барырлык түгел икән шул: шундый ягымлы сүзләр белән оста итеп язылганнар. Бу хатын җизнине ничек яратуы турында әйбәт кенә ши­гырь дә язган әле. Җаныңны эретерлек андый сүзләрне җизнинең гомердә ишеткәне булмагандыр. Апа эшне озакка сузмаган, малайларының “Запорожец” машинасы бар иде, икенче көнне эштән соң җизнине алып та кайтканнар. “Ромашкино” шифаханәсе Әлмәттән ерак түгел. Ападан: “Анда барып, кычкырышып адәм көлдердегезме?”, — дип сорагач, ул болай дип җавап бирде: “Мин тавышланыр өчен бармадым, ул хатын бик чибәр микән дип күрергә генә бардым, миннән дә ямьсез икән. Анда барганчы башта таныш шәфкать туташыннан тынычландыра торган укол кадаттым”. Ярты айлап вакыт үткәч, апаларга кунаклар килде. Җизнинең сеңлесе Үзбәкстаннан ире белән кайтты. Гадәт буенча болар бөтен туганнарны да ашка чакырдылар. Безнең яктан бишәү идек. Мин җизнине күзәтәм: аның кәефе шәптән түгел, йөзенә чыккан. Болар җыелдылар, хәзер мине чиратлап шелтәләргә тотынырлар дип уйлый торгандыр инде. Без барыбыз да бик тыныч булгач, кәефе күтәрелеп, йөзе балкып китте. Аның бу ялгышы турында беребез дә, бер сүз дә әйтмәдек. Ул безне белмәгәннәр дип уйлагандыр инде үзенчә.   Шул вакыйгалардан соң биш-алты ай үткәч, хатын миңа: “Апага әйт әле, ул турыда җизнигә гел әйтеп торып нервасын бозмасын, җизнинең эше куркыныч бит, төнлә дә эшлиләр, әллә ниләр булуы бар”, — диде. Мин апага бу турыда әйткәч: “Бер тузынганнан соң ул турыда бер сүз дә әйткәнем юк, оныттык без аны”, — диде. Җизни кебек тәртипле, тырыш кешеләр сирәктер. Кайбер замандашлары аракы колына әйләнде, ә ул мәҗлесләрдә дә чамасын белеп кенә авыз итә иде. Алар әлеге хәлдән соң да элеккечә бик тату яшәделәр. Җизни 83 яшьтә, апабыз 86 яшендә бакыйлыкка күчте. Урыннары оҗмахта булсын! 

чыганак: «Татарстан яшьләре»

фото: https://ru.freepik.com/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев