Үз тиңемне көтә торгач, гомер үткән дә киткән
Караңгы авылларның берсендә ялгызым гына картлыгымны каршы алам дисәм, дөреслеккә туры килеп бетмәс. Өйләнмичә, әни белән гомер кичерәм.
Өч тиен акчага алданып, колхозда эшләп йөргән булам. Кичләреңне ничек уздырасың дисәгез, эштән кайтам да, өйдәге мал-туарны карыйм, ихата-каралтыны яңарткан булам. Шөгыль табылып тора, ләкин тормыш итәргә күңел генә үсми. Кайчакларда: “Кем өчен шулай тырышам соң мин? Кочаклап ятыйм дисәм хатыным, әти дип өзелеп торырлык балаларым юк...”– дим дә, тотынам ачуымнан эчәргә. Айлар буе “дивана суы”н чөмерә торгач, чын сәрхушкә әйләнеп бетәм бугай инде. Әни, мескен, минем янда: “Улым, эчеп үләсең бит инде! Кешедән хурланмасаң, сиксәнгә җиткән анаңны уйла, ичмасам. Мине гүргә вакытсыз кертәсең бит”, – дип елап йөри. Исерек чакта бөтен хәсрәтләр онытылган кебек тоела. Баш бер нәрсә дә уйламый. Айныгач – тагын шул бәхетсез буйдак тормышы. Әзрәк газета-журналлар укыштыргалап алам. “Татарстан яшьләре”н бигрәк тә яратып укыйм. Элегрәк “Үз тиңемне көтәм” дигән рубрикагыз бар иде, аны бетерүегез ошап җитмәде миңа. Шуны укып, хатын табам дигән уйлар белән яши идем. Ир эзләп хат җибәргән әле бер, әле икенче хатын белән хәбәрләшкән була идем. Алары белән борчак пешмәсә, газетада өченчесе килеп чыгар әле дип өметләнә идем. Шулай яшәп, иллене ваклап барам инде. Газетага күбрәк хатын-кызлар яза. Кайберләре үзләренең ялгызлыкларыннан зарлана. Хөрмәтлеләрем, бу дөньяда әллә сезгә генә яшәве авырмы?! Буйдак, тол калган ирләргә дә гомер итүләре ансат түгел...
Кеше арасында төшеп калган егетләрдән түгел идем мин. Буйсыным, төс-кыяфәтем камил. Гаиләдә өлкән бала булгач, бар авырлык миңа төште. Сеңелләрем канат чыгардылар да, туган ояны ташлап киттеләр. Хәзер һәрберсенең үз гаиләсе, бала-чагасы. Инде алар да үсеп, өйләнеп, кияүгә чыгып беттеләр. Ни дисәң дә, аларда минем кайгы юк. Яшь чагымда яратып йөргән кызым бар иде. Күрше авылныкы. Әтисез үскән, әнисе авырый башлагач, эшен ташлап, шәһәрдән авылларына кайтты. Ул да мине ярата иде. Бергә булырга сүз куештык. Шатлыгымны әти-әни белән уртаклашкан идем. “Нәрсә, бирнәгә анасын алып килергә җыена мәллә? Сине ул ятим хәерче баласына мәңге өйләндерәсебез юк! Бетмәс әле хатын-кыз!” – дип кырт кистеләр. Әлфиямә (исемен үзгәрттем): “Безнекеләр риза түгел, әйдә, язылышабыз да, сездә генә яши башлыйбыз. Әниең дә шуңа риза, бугай”, – дидем. “Йортка кергәнче, утка кер дип белми әйтмәгәннәрдер инде. Юк, Шамил! Сине гомергә бәхетсез итәр хәлем юк. Үз тиңеңне табарсың әле, хуш!” – диде дә, ишекләреннән этә-төртә чыгарып җибәрде. Ай-һай, горур кыз булган икән. Ялынып, ничә тапкыр барганмындыр, “ә” дә, “йә” дә димәде. Безнең Әлфия белән аерылышуга өйдәгеләр сөенеп туя алмадылар. Ә мин яшьлек мәхәббәтемә охшаган кызны эзли-эзли гомер узганын да сизмәдем. Әти үлгәч, әни белән икәү генә калдык. Сеңелләр кунакка гына кайтып китәләр. Башка хатын-кызлар белән дә таныштырып карадылар. Юк. Барып чыкмый. Бервакыт күршеләргә шәһәрдән бер балалы хатын кунакка кайтты. Чибәр, миннән бик күпкә яшь... Көтү кайтып, эшләр беткәч, капка төбенә чыгып тәмәке көйрәтеп утыра идем, елмая-елмая якыная бу минем янга. “Кичләрне уздыруы авыр, клуб та эшләми икән, яшьләргә күңелсездер бу авылда”, – диде дә минем утыргычка елышты. Аннан бөркелгән хушбуй исеннән башларым әйләнеп китте. Үзе һәр сүзен җепкә тезгән кебек ипләп кенә сөйләшсә дә, бик чая булып чыкты. “Урманнарга йөреп, су буйларына төшеп, рәхәтләнеп ял итәрмен дигән идем, иптәш юк. Шамил, иртәгә вакытың булса минем белән йөр әле”, – дип елмайды. Беттем, үлдем, яндым-көйдем. Хушбуйның (чибәркәйгә шулай дип исем куштым) тәкъдименә биш куллап риза булдым. Иртәгә эшкә чыкмас өчен бригадирны ничек алдарга икән дип, эчемнән генә план кора башладым. Шулчак ачык тәрәзәдән әнинең: “Улым, капка төбендә төн буе утырырга җыенмыйсыңдыр бит. Кер тизрәк! Иртәгә эшкә барасың бар”,– дип кычкыруына бөтен планнарым челпәрәмә килде. Ул безнең янга чыгып басканчы дип, тизрәк өйгә кереп китү ягын карадым. Хушбуем үпкәләгән кебек үзе генә утырып калды. Әни дә, мин дә – ләммим. Иртә таңнан, бригадир эшкә әйткәләгәнче дип, тыкрык буйлап балык тотарга төшеп бара идем, артымнан Хушбуйның килгәнен абайлап алдым. Ул да килештереп кулына кармак тоткан булган... Икәүләп яр буенда балык чирткәнен карап утырганда башланды да инде безнең мәхәббәт кыйссасы. Шамил абыегызны алыштырып куйганнар диярсең: кырындым, аякта ак оекбаш, өстә яңа күлмәк... И, рәхәт икән ул яратып яшәве! Эчми башладым, тизрәк кич җитеп, Хушбуем белән очрашуны гына көтеп йөрим. Йөздерде ул мине мәхәббәт диңгезендә. Китәр вакыты җиткәч: “Мин сине монда калдырмыйм, бергәләп шәһәргә китәбез!” – дип, куеныма ут салды. Аның белән җир читенә дә китәргә әзер идем. Чын-чынлап җыена башлаган идем, әни өй бусагасына аркылы ятты да: “Риза-бәхиллегем юк. Картайган көнемдә ташлап китәргә ни оятың җитте?! Бармыйсың бер җиргә дә! Шул шәһәр ялкавы гына җитмәгән иде. Үтерә ул сине анда...” – дип тезеп китте. Таң атканчы без бөтен авылга фаш булган идек инде. Хушбуем иртән үзе керде хушлашырга. Әни аның ягына борылып та карамады. Күңелемә якынайган бу хатынны алай гына җибәрәсем килмәде. Бригадирдан җигүле ат сорадым да, арбасына кызы белән икесен утыртып, район үзәгенә кадәр озата бардым. Юл буе сөйләшеп, икебез дә кысыр өметебезгә ышанып бардык. Телефоннан хәбәрләшеп торырга сүз куештык. Китте... Бар шатлыгымны үзе белән алып китте. Илле яшемдә болай шашармын дип уйлап та караганым юк иде. Ялгызым гына кайтканда нигәдер күзем тулы яшь иде. Өйгә керәсе дә килмичә, капка төбендә озак уйланып утырдым. “Синең үз акылың, үз башың, үз сүзең һич кенә дә булмады. Башта Әлфияңнән колак кактың. Инде ялгыз яшәүнең нәрсә икәнен аңлаткач, Ходай юлыңа бер чибәрне чыгарды. Анысын да кулыңнан ычкындырдың. Адресын беләсең, йөгер артыннан”, – дип, үз-үземне сүктем. Чыннан да, мине монда нәрсә тота соң, китәргә икән, китәргә дип, кыюланып, өй ишеген батыраеп ачкан идем, әни урын өстенә егылган. Авыл фельдшеры аның кан басымын үлчәп утыра. Шуннан ул: “Әниеңнең хәле авыр, яныннан китмә, берүк, саклап кына утыр!” – диде дә, чыгып китте. Әни атна-ун көнләп башын да калкытмыйча ятты. Минем тагын элекке тормышым башланды. Колхоз эше, мал-туар, әнине карау. Әле дә ярый телефон бар. Хушбуем матур сүзләре, ягымлы тавышы белән соры тормышымны нурландырып тора иде. Ләкин... Тора-бара аның белән дә аралар өзелде. Телефонымны югалттым, әллә әни юри җыеп куйды инде. Шулай итеп, бу мәхәббәт кыйссам да бик кыска гомерле булды. Хәзер миңа дөньяның бер кызыгы калмады. Бар бәхетсезлегемне, ялгызлык, буйдаклык ачысын аракы гына оныттыра. Беркөнне исерек килеш әнигә утыз-кырык ел буена җыелган бар ачуымны әйтеп бетергәнмен. Сабакташларның, дусларның барысының да гаиләләре, балалары бар. Мин генә ялгыз. Бу төссез тормышымнан туеп, үз-үземә кул да салырга уйлаган идем. Гомерем бетмәгән булгандыр инде, күрше апа коткарып калган. Инде өмет утларым да сүнде. Яратып, яратылып, матур гаилә корып яшисе килгән иде дә. Нигә Ходай миңа шундый ачы язмыш бирде икән? Хәзер авылның ата сәрхушенә әйләнеп беттем инде. Шуннан башка бүтән чарам юк. Газета укучыларга парлы тормыш, бәхет телим.
Шамил Р.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев