Вәгъдә биргәч кирәк иде көтәргә
Бу хатны гыйбрәт булсын дип яшьләр өчен яздым. Вәгъдә биргәч, кирәк иде көтәргә дип, тикмәгә җырламыйлар шул . Бер-берегезне өзелеп яратсагыз, саф мәхәббәткә кер төшермичә, бер-берегезгә хыянәт итмичә яратыгыз, кавышыгыз. Гомер буена үкенеп яшәргә туры килмәсен.
Мин 1975 елда Алабуга культура-агарту училищесын тәмамлап, авылга кайттым. Күрше авылга клуб мөдире итеп җибәрделәр. Яшьләр белән концертлар, спектакльләр куйдык. “Татнефтегеофизика”да эшләүче егеткә кияүгә чыктым. Кызганычка каршы, яраткан эшемне ташларга туры килде: иремне “Удмуртгеофизика”га эшкә чакырдылар. Без яшәгән Юський авылында милләттәшләребез күп иде. Клуб мөдире Гайшә апа минем иремне күреп: “Сез татар кешесе бугай, спектакль куярга уйлый идек, катнашмассызмы?” – дип сораган. Ул: “Үзем булдыра алмыйм, әнә хатыным Әзһәрия уйнар”, – дип ышандырган. Репетициягә йөри башладым. “Язылмаган законнар” драмасында гаилә бозучы Назлыбикә роле иде ул. Бүген, иртәгә куярбыз дип кенә торганда, шул спектакльдә уйнаучы Таһир абый (исемен үзгәрттем) безгә килеп керде дә, исәнләшеп, бер төргәк тоттырып чыгып китте. Таһир абый клуб мөдире Гайшә апаның ире булгач, мин ул төргәкне спектакльдә уйнар өчен берәр кирәк әйбердер дип уйладым. Ачып карасам, минем исемгә дәфтәр тутырып хат язылган һәм шул дәфтәргә духи төрелгән иде. Хат: “Үзең генә укы да югалт, иреңә әйтмә. Монда берниндә начарлык юк”, – дип башланган иде. Иремнән яшермәдем. Ул: “Белгәнемне сиздермәм”, – дип сүз бирде. Таһир абыйның язмасын кыскартып, сезгә дә тәкъдим итәм.
“...Безнең авылда башлангыч мәктәп кенә иде. 5 нче сыйныфка күчкәч, күрше авылга йөреп укый башладым. Гашыйк булу дигән нәрсә көтмәгәндә генә килә икән ул кешегә.Миңа үзебезнең сыйныфта укучы күрше авыл кызы ошады. Тел белән аңлата алмаслыгымны белеп, аңа хат яздым да тәнәфес вакытында дәфтәр эченә тыгып куйдым. Ә иптәш малайлар хатны аның кулыннан тартып алып, укып, безне мыскыллап, көлеп йөрделәр. Бу турыда укытучы да белде. Әмма әкренләп безне үртәүдән туктадылар. Икенче уку елы башлангач, сыйныф җитәкчесе безне бер парта артына утыртты. Бер-беребезгә яратышу турында сүз дә әйтешмәдек, хат та язышмадык, ләкин беребез өчен икенчебезнең ничек якын кеше икәнлеген сүзсез дә аңлаша идек. Шулай итеп еллар үтте, саубуллашу кичәсен уздырдык. Мин колхозда эшләргә калдым, чөнки матди яктан укырга мөмкинлегем юк иде. Ул педагогия институтында укый башлады. Үзе беренче булып хат язды. Каникул вакытларында авылга кайтты. Институтны тәмамлагач, укытучы булып эшли башлады. Мин колхозда кырчылык бригадиры идем. Армиягә алдылар. Ул мине көтәргә сүз бирде. Күп тә үтмәде, сугыш башланды. Сугыш кырында үзәкне өзәрлек хат алдым. Ул үзенең тормышка чыгуын һәм минем гафу итүемне сорап язган. Җавап язмадым. Миңа берәр пуля тиеп үтерсә иде дип тели идем. Вакытсыз үлем килми, күрәсең, исән калдым. Сугыш чорында мин аны төшләремдә күреп телгәләндем. Бәлки ул да минем турыда шулай уйлагандыр. Нишләптер, иптәше белән начар торадыр кебек тоелды. Вакыт узган саен әкренләп күңел сүрелде. Сугыш бетте. Безнең елгыларны кайтара башладылар. Миңа да чират җитте. Күз алдыма яңадан Рәйсә (ул кызның исеме) килеп басты. Элек булган мөнәсәбәтләр хөрмәтенә дип мин аңа кечкенә бүләк – бер флакон духи алдым. Авылга кайттым. Аның исеменнән кечкенә записка тоттырдылар. Анда: “Мин сине күреп сөйләшер идем. Җавап көтәм. Рәйсә”, – диелгән иде. Алар авылына киттем.
Очраган кешеләргә үземне Рәйсәнең ерак кардәше дип таныштырдым. Сораштырып белдем: аның ирен беренче балалары тугач та армиягә алганнар. Ул сугышта һәлак булган. Ире киткәннән соң икенче баласы туган. Шулай итеп, ул ике бала белән тол калган. Килгәндә үземнең ничек күрешеп сөйләшүемне күзалдыма китереп килгән булсам, шул хәбәрне ишеткәч, мине башка уйлар борчый башлады. Аңа өйләнсәм, балаларына ата була алырмынмы, минем бит тормыш тәҗрибәм дә юк, ә балалар үз әтиләренә карагандай карарлармы? Бер сөйләшү өчен генә күрешергә, аңа кечкенә генә булса да шул бүләкне биргән булып, күңелен тутырырга, соңыннан күз яшьләре агызыргамы? Юк, ярамый. Берничә көннән паспорт алып, авылдан бөтенләйгә чыгып киттем. Бераз вакыт узгач, Юськийда Гайшә белән өйләнештек. Беренче кызыбызның исемен үземнең элек сөйгән кызым хөрмәтенә Рәйсә дип куйдырдым. Бу турыда Гайшә, әлбәттә, белми. Рәйсәгә алынган бүләк шулай итеп тапшырылмады, йөрәк түрендә утырып калды...
...Мин Мисбах белән клуб каршындагы кибет янында торам, сез безнең яннан үтеп киттегез. Юк, минем алдан үтеп китүче сез түгел, ә Рәйсә иде. Без клубка кердек, сезгә ничек текәлеп каравымны сизмәдегез. Үземне кулга алдым. Беренче репетиция үтте. Күкрәктә ниндидер төер утырып калды. Мин сезне күрмәс өчен спектакльдә уйнамаска кирәк дип уйладым. Кибеттән духи сатып алдым. Йөрәк түрендә калмасын, сез Рәйсәгә охшагансыз, миңа ачуланмыйча шушы бүләкне кабул итеп алуыгызны сорыйм. Мине аңларсыз дип ышанам. Сезгә бер начарлык та теләмим. Тормышыгыз тигез, бәхетле һәм озын булсын, дусларыгыз күп булсын, туган һәм туачак балаларыгыздан яхшылык кына күрегез! Гафу итегез, сау булыгыз. Таһир”.
Язманы миңа алданрак бирсәләр, спектакльдә катнашмаган булыр идем. Чөнки ролем шундый: Таһир абыйның алларына утырып, кочаклап, үбеп уйнарга кирәк иде. Эчәсе урында ул чын аракы эчеп уйнады. Тормыш иптәше Гайшә апа: “Нәрсә булды соң аңа, белмим. Көн саен эчә дә, бер ноктага карап нәрсәдер уйлый”, – дия-дия елады. Спектакльне куйдык, халыкка бик ошады. Ә Таһир абый безгә килеп озаклап утыра башлады (минем ирем янына килә, янәсе). “Я Раббым, боларның аралары бозыла бит, минем моңа бер гаебем юк. Зинһар, безгә бу авылдан китәргә ярдәм ит”, – дип Аллаһы Тәгаләдән гел үтенеп сорадым. Теләгем кабул булды. Иптәшемне башка урынга күчерделәр.
Бу хатны гыйбрәт булсын дип яшьләр өчен яздым. Вәгъдә биргәч, кирәк иде көтәргә дип, тикмәгә җырламыйлар шу . Бер-берегезне өзелеп яратсагыз, саф мәхәббәткә кер төшермичә, бер-берегезгә хыянәт итмичә яратыгыз, кавышыгыз. Гомер буена үкенеп яшәргә туры килмәсен.
Әзһәрия САДЫЙКОВА.
Удмуртия, Ижау шәһәре.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев