Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Язмыш

Зинһар, рәнҗемә...

...Иремнең ел ашын уздырганнан соң мәрхүм белән бергә эшләгән дусты кулымны сорады. “Мин дә ялгыз, син дә ялгыз. Тормыш итүе бергә җиңелрәк булыр. Бер-беребезне яхшы беләбез. Чык миңа кияүгә”,– диде...

 Тормыш иптәшем белән егерме дүрт ел гомер иттек. Мансурга кияүгә чыкканда миңа унтугыз да тулмаган иде әле. Бер ай очрашып йөргәннән соң, тәкъдим ясады. Мин ризалаштым. Кем әйтмешли, егет күргәнмени? Шөкер, матур яшәдек. Ике ул тәрбияләп үстердек. Тормыш шома гына бармады. Ун ел буе кайнана белән яшәдем, тәрбияләп соңгы юлга озаттык. Аннан ике бүлмәле фатирыбызны өч бүлмәлегә әйләндердек. Тормыш түгәрәкләнә генә дигәндә, Мансурым үлеп китте. Шулай итеп кырык өч яшемдә тол калдым. Бик авыр булды. Әле ике улым янымда иде. Олы улым нәкъ әтисе инде.

Мансурның ел ашын уздырганнан соң мәрхүм ирем белән бергә эшләгән дусты Илдус кулымны сорады. “Мин дә ялгыз, син дә ялгыз. Тормыш итүе бергә җиңелрәк булыр. Бер-беребезне яхшы беләбез. Чык миңа кияүгә, Җәүһәрия”,– диде. Илдус хатыны белән өч ел элек аерылган иде. Ирем исән чагында гел безгә килеп, булышып, ашап-эчеп йөри торган иде. Мансур үлгәч тә бик булышты. Олы малайга машинасын да рәтләп бирде, бакчага барып мунчаны да төзәтте. Начар түгел ул. Салгалый торган гадәте бар-барын. Тик тормыш итмәслек кеше түгел. Чынлап та, картлык көнемдә ялгыз калмас өчен берәр акыллы ир булса ярый инде дип уйладым. Ләкин балаларга бу турыда ничек әйтергә? Илдус алдан да безгә килеп йөри иде, дөрес аңларлармы? Башта олы улым белән сөйләштем. “Каршы килмәсәгез, рәнҗемәсәгез, Илдус абыең белән никах укытыр идек”, – дидем. Улымның йөзе үзгәрде, төсе китте. “Әни, әтине шулай тиз оныттыңмы? Хатын-кызларга ышаныч юк шул”, – дип тә өстәде. Бу сүзләрдән йөрәгем өзгәләнде. “Соң, улым, үлгән артыннан үлеп булмый бит. Гомер иткән тормыш иптәшеңне онытып булмый ул. Аны алмаштырырдай кеше дә булмаячак. Тик яшәргә кирәк бит. Сез гаилә корырсыз, һәр-вакыт минем янда тора алмыйсыз”, – дидем. Шул сөйләшүдән берәр атна узгач улым үзе сүз башлады: “Әни, без каршы түгел. Илдус абыйны яхшы беләбез. Бер-берегезне аңлашсагыз, кушылыгыз”, – диде. Шулай итеп, Илдус белән никах укыттык. Ике ел булды, әлегә әйбәт кенә яшибез. Башта авыр булды инде. Мансурның туганнары сүз ишеттереп торды, дуслар, күршеләр дә сәерсенеп карады. Хәзер ияләнделәр бугай. Үземә дә яңа ир белән кыен булды. Яшь чакта гына рәхәт икән тормыш башлыйсы. Картайгач бөтенләй икенче. Илдус салгалап та кайта, сөйләшмичә йөргән чаклар да күп. Аның үзенә дә чит кеше балалары белән кыенрактыр. Сүзгә килгәннәре юк, әлбәттә. Балалар да: “Илдус абый, әйдә ашарга утыр. Әйдә, тегене карап алыйк әле, моны”, – диләр.

Мансур еш төшләремә керә. Күп очракта Илдус белән икәү булалар. Ачуланып кергәне юк. Уянып китәм дә: “Зинһар, рәнҗемә, хыянәт дип тә кабул итмә. Бер генә минут истән чыкмыйсың”, – дип елыйм. Хәзер дә күңелем тулды. Күрше әбигә кереп, рухыңа дога кыларга сорыйм әле.

Барыгызга да тигезлек теләп, Җәүһәрия.

"Т.Я."   фото https://ru.freepik.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев