Янгын сагы хезмәткәрләре белән очрашу
21нче апрель көнне Лесхоз мәдәният йортында мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре башлангыч сыйныф укучылары өчен әңгәмә-очрашу оештырдылар. Чара «геройлык» төшенчәсе, геройлык һөнәрләре турында әңгәмә белән башланып китте. Әлеге әңгәмәнең максаты балаларда бер-береңә, якыннарыңа сакчыл караш тәрбияләү, кеше тормышының кыйммәтен күрсәтү, героик һөнәр ияләре хезмәтенә хөрмәт тәрбияләү. Презентация ярдәмендә китапханәче балаларны табиб, янгын сүндерүче, су асты көймәсе, хәрби һөнәрләр, космонавт һөнәрләре белән таныштырды.