
Саба районы мәдәнияте
Әлеге бүлектә Саба районы мәдәният объектлары, клублар, шулай ук парклар турында мәгълүмат бирелгән. Саба районында халыкка Аллаһияр һәм Хөснулла Вәлиуллиннар исемендәге сәнгать мәктәбе, 25 мәдәният йорты, 30 авыл клубы, 3 автоклуб, 29 китапханә хезмәт күрсәтә, 5 халык коллективы эшли.
-
Саба районында мәдәният йортлары, клублар
Тасвирлама: Мәдәният-халыкның киләчәге, бүгенгесе, узганы. Мәдәният –ул халыкның җаны, күңел көзгесе. Халкыбыз гаять катлаулы тарихи- мәдәни юллар аша үтеп, үзенә генә хас матди һәм мәдәни җәүһәрләрен саклап кала алган. Безгә киләчәктә дә мәдәниятле милләт булып саклану өчен яшь буынны халкыбызның мәдәни мирасы белән таныштырып тору, аны тарихыбызга хөрмәт белән карарга өйрәтү зарур.
-
Сабадагы ял парклары
Тасвирлама: Әлеге бүлектә Байлар Сабасы бистәсенең парклар адресы, фотолары, картада урнашу урыннары күрсәтелгән һәм парклар турында гомуми мәгълүмат бирелгән.
Мәдәният учаклары Бигәнәй, Олы Нырты, Югары Симет, Югары Шытсу, Ике Басу Арташ, Явлаштау, Эзмә, Иштуган, Кызыл Мишә, Килдебәк, Курсабаш, Мишәбаш, Түбән Шытсу, Лесхоз, Кече Шыңар, Олыяз, Яңа Мичән, Иске Икшермә, Сатыш, Иске Мичән, Тимершык, Шәмәрдән, Шекше, Юлбат авылларында ураншкан. Алар турында тулырак мәгълүмат монда.
Саба районы мәдәни тормыш белән кайнап яши.Районда бик күп чаралар, фестивальләр, мәдәни бәйгеләр һәм концертлар үткәрелә, ә иҗат коллективлары үзләренең талантлары белән сөендерә, төрле дәрәҗәдәге конкурсларда призлы урыннар яулый.
Сабадагы парклар кешеләргә буш вакытларында аралашырга, тормыш ыгы-зыгысыннан ял итәргә һәм табигать белән хозурланырга мөмкинлек бирә. Парк зоналары сулый торган һавабызның сыйфатын яхшыртуга ярдәм итә һәм флора, фауна вәкилләренең яшәү һәм үсеш тирәлеге булып тора. Шулай ук алар шәһәр халкын берләштерергә һәм аның тормыш сыйфатын яхшыртырга ярдәм итә.
Бистәбездә барлыгы 2 парк бар. Алар арасында: «Олим» паркы, «Гаилә» паркы райондашларыбызның иң яраткан урыннары. Парклар турындагы мәгълүматны монда укый