Озак еллар «Саба таңнары» газетасында хезмәт куйган хезмәттәшебез, матбугат ветераны Револь Абдулла улы Раковка-85 яшь
Хөрмәтле Револь Абдуллович! Олы юбилеегыз уңаеннан ихлас тәбрикләүләребезне кабул итеп алыгыз! Сезгә нык сәламәтлек, иман байлыгы, борчу-мәшәкатьсез имин тормыш телибез. Хөрмәтле җәмәгатегез Ленина ханым белән пар канатлы булып, гаилә тигезлегендә, балаларыгыз янәшәсендә, оныкларыгыз бәхетенә куанып, тыныч, имин картлык кичерергә язсын!
Кайчан гына күрешсәк тә,
Сөйләшергә сүзләр табыла.
Элекке хезмәттәшләрне
Күңел якын итә, сагына.
Телибез сиңа теләкләрнең
Иң изгесен һәм иң олысын.
Тоеп яшә һәрчак тормышыңда
Дусларыңның күңел җылысын.
Ихтирам белән «Саба таңнары» редакциясе коллективы.
Нет комментариев