Сатыш авылында яшәүче Хамидә Габделхак кызы Мөхәммәтҗановага -70 яшь
Кадерле әниебез! Сине олы юбилеең белән ихлас күңелдән котлыйбыз! Син җир йөзендә ак карлар яуган көндә дөньяга килгәнсең.Сиңа озын гомер, бәхет-шатлыклар, җан тынычлыгы, саулык-сәламәтлек телибез. Кайгы-хәсрәткә бирешмичә, гел шулай ярдәмчел, изге күңелле булып, балаларыңның һәм оныкларыңның игелеген күреп, озак яшәргә насыйп булсын!
Җитмеш бит ул - җитмеш кенә,
Туксан түгел -йөз дә түгел.
Картайсыннар әйдә еллар,
Картаймасын бары күңел.
Шатлыкларың ешрак булсын,
Кайгыларың урап үтсеннәр.
Еллар санын сизмәсен өчен-
Оныкларың урап үссеннәр.
Иң изге теләкләр белән балаларың, оныкларың, оныкчыкларың исеменнән улың Марат, киленең Рәсилә, оныгың Азамат.
Нет комментариев