Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Яңа Мичән авылында яшәүче Сәхиулла Шәрифулла улы Исмәгыйлевка – 70 яшь тулды

13 апреля 2017, 07:59

622

0

0

Яңа Мичән авылында яшәүче Сәхиулла Шәрифулла улы Исмәгыйлевка – 70 яшь тулды

Кадерле әтиебез! Юбилеең белән ихлас котлыйбыз! Сиңа озын гомер телибез. Шул гомереңне сәламәтлектә, тигезлектә, бәхеттә үткәрергә язсын! Намуслы хезмәтең, эш сөючәнлегең, кешелеклегең, юмарт һәм ярдәмчел булуың белән үрнәк Син безнең өчен! Син безнең олы терәгебез, киңәшчебез дә! Мең-мең рәхмәт сиңа! Киләчәктә дә янәшәбездә булып, әниебез белән бергәләп балалар шатлыгында, оныклар куанычында яшәргә язсын!

Безнең өчен бик тә кадерле син,

Безнең өчен олы бер терәк!

Сау-сәламәт, озын гомер кичер,

Син бит әле безгә бик кирәк!

Иң изге теләкләр белән әниебез Әминә, улың, киленең, кызларың, кияүләрең, оныкларың.

Защити себя!

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев