Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Көек авылында яшәүче Рәзифә Әлтәф кызы Нурмөхәммәтовага – 50 яшь

30 мая 2017, 11:55

655

0

0

Көек авылында яшәүче Рәзифә Әлтәф кызы  Нурмөхәммәтовага – 50 яшь

Кадерлебез! Сине ихлас йөрәктән юбилеең белән тәбрик итәбез! Сиңа озын гомер, бәхет-шатлыклар, җан тынычлыгы, саулык-сәламәтлек телибез.Борчу-мәшәкать күрмичә, һаман шулай киң күңелле, олы җанлы булып, балаларыңның рәхәтен, игелеген күреп, оныклар сөеп, озак еллар әтиебез белән тигезлектә, имин тормышта яшәргә Ходай насыйп итсен, нурлы йөзеңнән беркайчан да бәхетле елмаю китмәсен.

Изге теләкләрдән, назлы сүздән башка,

Табып булмый затлы бүләкне.

Безнең өчен бик тә кадерле син,

Бик тә якын, бик тә кирәкле!

Сиңа иң изге теләкләр белән тормыш иптәшең, әби-бабай, улың, кызың, киявең, оныгың, кода-кодагыйлар.

Көек авылында яшәүче Рәзифә Әлтәф кызы Нурмөхәммәтовага - 50 яшь

Кадерлебез Рәзифә! Сине чын күңелебездән олы юбилеең белән котлыйбыз! Сиңа ныклы сәламәтлек, абыебыз Илшат белән балаларыгызның игелекләрен күреп, бәхетле, тигез, озын гомер кичерүегезне телибез. Син төп йортыбызның кояшы, әти-әниебезнең, абыебызның, балаларыңның төп терәге, абыең һәм энеңә әни урынына торасың. Синең ачык йөзең, уңган кулың, зирәк акылың безгә үрнәк. Барысы өчен дә сиңа зур рәхмәт әйтәбез һәм якты, матур киләчәк телибез!

Иң изге теләкләр белән Иләбәрдә яшәүче Дамира,Сөмбелә гаиләләре.

Защити себя!

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев