Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Шәмәрдәндә яшәүче Илсөяр Зөфәр кызы Габидуллинага – 1 июньдә 60 яшь

01 июня 2017, 07:08

779

0

0

Шәмәрдәндә яшәүче Илсөяр Зөфәр кызы Габидуллинага – 1 июньдә  60 яшь

Кадерле әниебез! Сине чын күңелдән юбилеең белән котлыйбыз! Сиңа сәламәтлек, озын гомер, күңел тынычлыгы, шатлык-куанычлар телибез. Киләчәктә дә киң күңелле, олы йөрәкле булып кал.Сиңа алдагы көннәреңдә дә балаларыңның, якыннарыңның шатлыкларына сөенеп, кадер-хөрмәттә яшәргә язсын.

Котлы булсын, әни, туган көнең,

Озак яшә,бул син бәхетле.

Яныбызда син булганда гына

Табып була олы бәхетне!

Яратып, балаларың, оныкларың, кода-кодагыйларың.

Шәмәрдәндә яшәүче Илсөяр Зөфәр кызы Габидуллинага - 1 июньдә 60 яшь

Кадерле сеңлем! Сине чын күңелдән юбилеең беләк тәбрик итәбез!

Киң күңелле, олы йөрәкле син,

Ярдәмчел син дуска, туганга.

Без бик тә бәхетле күршедә генә

Синдәй туганыбыз булганга.

Өегезнең яме, җылы учагы син,

Яхшы киңәшче дә кирәк чагында.

Тырышлыгың, үҗәтлегең белән

Үрнәк бит син барчабызга да.

Туган көннәр кабатланып торсын,

Сый-хөрмәтләр булсын табында.

Гомер үрләренә менгән саен

Бәхет артып килсен тагын да.

Ныклы сәламәтлек, җан тынычлыгы, озын гомер, бәхетле тормыш телибез сиңа. Киләчәктә дә бер-беребезгә терәк, балаларыңа, оныкларыңа бик тә кирәк булып, мул тормышта яшәргә язсын!

Сине яратып, апаең Гөлнур, җизнәң Галинур, Гөлнара, Рөстәм-Гөлинә, оныкларыбыз Ралинә белән Сәид.

Защити себя!

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев