Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Алан Елга авылында яшәүче Вильдан Гыйльман улы Шәймардановка – 60 яшь

02 июня 2017, 10:25

621

0

0

Алан Елга авылында яшәүче Вильдан Гыйльман улы Шәймардановка – 60 яшь

Кадерлебез! Сине олы юбилеең белән котлыйбыз!Бу тормышта син безнең киңәшчебез дә, терәгебез дә. Алдагы көннәрдә дә сәламәтлектә, тигезлектә озак еллар яшәргә язсын сиңа.

Бу тормышта иң кадерледәнЯкын кеше син генә.

Тигез, тату гаилә булып,

Яшик шулай бергә.

Иң изге теләкләр белән тормыш иптәшең Дамирә, улың Илгиз.

Алан Елга авылында яшәүче Вильдан Гыйльман улы Шәймардановка - 60 яшь

Кадерлебез безнең! Юбилеең белән чын күңелебездән котлыйбыз! Син безнең өчен бик кадерле һәм якын кеше. Төп нигезне саклаучы да, туганлык җепләрен өзмичә дус яшәтүче дә ул син, абый. Алдагы көннәрдә дә бергә, бер-беребезгә терәк һәм кирәк булып, бәхетле, матур тормышта озак еллар яшәргә язсын сиңа.

60 яшь бит әле матур гомер,

Борчылма син килгән картлыкка.

Исәнлекне күбрәк бирсен Ходай,

Калган гомер үтсен шатлыкта.

Иң изге теләкләр белән Халит - Һәдия.Бу теләкләргә балалар, кияүләр дә кушыла.

Защити себя!

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев