Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Сабада яшәүче Эльмира Фәрит кызы Гыйльмиевага 10 июньдә – 50 яшь

09 июня 2017, 13:15

763

0

0

Сабада яшәүче Эльмира Фәрит кызы Гыйльмиевага 10 июньдә – 50 яшь

Кадерлебез! Сине ихлас йөрәктән юбилеең белән тәбрик итәбез! Сиңа гомернең озынын, сәламәтлекнең ныгын, кайгы-хәсрәтсез көннәр, җаныңа-тынычлык, тәнеңә- саулык телибез. Әтиебез белән бергә тигезлектә, имин тормышта яшәргә Ходай насыйп итсен, нурлы йөзеңнән беркайчан да бәхетле елмаю китмәсен.

Һәрвакытта булдың өйнең яме,

Авыр чакта безгә син терәк,

Озак яшә, һәрчак сәламәт бул,

Син бит, әни, безгә бик кирәк!

Әтиебез Рамил, кызың Гөлинә, улың Нияз, киявең Ленар, оныгың Азалия.

Сабада яшәүче Эльмира Фәрит кызы Гыйльмиевага - 50 яшь

Кадерлебез! Сине ихлас йөрәктән юбилеең белән тәбрик итәбез.Сиңа озын гомер, бәхет-шатлыклар, җан тынычлыгы телибез. Инде ничә еллар кешеләр сәламәтлеге өчен борчылып, аларга үзеңнең җылы сүзләреңне, игътибарыңны, кулларыңның шифасын өләшәсең.Безгә дә бик кирәкле терәгебез, ярдәмчел кешебез син.

Көчле рухлы, сабыр, гади булганың өчен Рәхмәт сиңа, кадерле апаем.

Борчу-мәшәкать күрмичә, һаман шулай киң күңелле, олы җанлы булып, балалар, оныклар рәхәтен, игелеген күреп, озак еллар җизни белән тигезлектә, имин тормышта яшәгез.

Әти-әнигә дә һәрчак

Син таяныч, зур бүләк.

Безгә бигрәк тә кадерле син

Яшик шулай бергәләп!

Сине яратып, сеңлең Лидия, Рашат, Ләйсән,Чулпан, Алмаз, Айгөл. Бу теләкләргә әти-әниең дә кушыла.

Защити себя!

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев