Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Озак еллар Шәмәрдән күптармаклы-җитештерү предприятиесен җитәкләүче Н.Н.Тимергалиевка – 60 яшь

30 июня 2017, 06:38

723

0

0

Озак еллар Шәмәрдән күптармаклы-җитештерү предприятиесен җитәкләүче Н.Н.Тимергалиевка – 60 яшь

Хөрмәтле Нургаян Нургалиевич! Олы юбилеегыз белән чын күңелдән котлыйбыз! Менә 21 ел инде сез районыбызда алдынгылар рәтендә торучы оешманы җитәклисез. Эшләү дәверендә сезгә төрле юлларны, төрле каршылыклы үрләрне үтәргә туры килгәндер, ләкин үзегезне һәрвакыт көчле рухлы, эшне дөрес оештыра белүче, үрнәк җитәкче итеп күрсәтә алдыгыз, югары нәтиҗәләргә ирешүебез дә сезнең алыштыргысыз җитәкче икәнне тагын бер кат раслый. Алдагы көннәрдә дә Ходай Сезгә иң мөһиме- саулык, гаиләгездә тигезлек, балалар куанычын, оныклар рәхәтен тоеп яшәргә насыйп итсен. Кешеләргә эшләгән әҗер-савапларыгыз сезнең янәшәдән атласын. Әле тагын озак еллар сезнең җитәкчелектә тату коллектив булып эшләргә язсын!

Олы хөрмәт белән хезмәттәшләрегез.

Защити себя!

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев