2 сентябрьдә Сабада яшәүче Р.Ә. Нигъмәтҗановага – 70 яшь!
Хөрмәтле коллегабыз Рәхимә Әсхәтовна! Сезне чын күңелебездән олы юбилеегыз белән тәбрик итәбез. Саулык-сәламәтлек, бәхетле гомерләр, шатлык-куанычлар, балаларыгыз, оныкларыгыз, туганнарыгыз белән берлектә, аларның уңышларына сөенеп яшәвегезне телибез. Рәхимә Әсхәтовна, Сез мактаулы тормыш кичерәсез. Тирән белемле биолог, таләпчән укытучы булып хөрмәт казандыгыз. Хезмәтегез зур бәяләнде: Татарстанның атказанган укытучысы исеме, Сорос премиясе иясе – боларга тулысы белән лаек булуыгызны намуслы хезмәтегез белән акладыгыз. Тыйнаклык, ярдәмчеллек, төгәллек, зур энергия белән эшли белүегез, сезне күпләрдән аерып тора торган гүзәл сыйфатларыгыз булды.
Сезгә сокланып, иң изге теләкләр теләүче «Хәтирә» клубы әгъзалары.
Нет комментариев