Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

28 июньдә Байлар Сабасында яшәүче Расих Хәсән улы Сабировка – 65 яшь

28 июня 2018, 11:43

2292

0

1

28 июньдә Байлар Сабасында яшәүче Расих Хәсән улы Сабировка – 65 яшь

Кадерлебез! Сине гомер бәйрәмең – туган көнең белән котлыйбыз һәм иң изге теләкләребезне юллыйбыз. Синең гомер  юлыңны матур эшләр,  җаваплы   хезмәт, үрнәк  тормыш юлы бизи. Һәрвакыт үзеңә һәм башкаларга карата таләпчән булдың, көчле рухлы,  кайгыртучан гаилә башлыгы, мәрхәмәтле  әти  буларак безгә үрнәк булып яшисең.  Киләчәктә дә бер-беребезнең күңел җылысын тоеп,  балалар, оныклар куанычында, сәламәтлектә,   бәрәкәтле тормышта,  тигез,  озын гомер кичерергә язсын.

Синнән күчкән яктылыктан

Нур сибелә тирә-юньгә.

Кайгы-хәсрәт күрми генә

Яшик шулай бергә-бергә.

Иң изге теләкләр белән тормыш иптәшең Гөлшат, улларың, киленнәрең, оныкларың.

Фото: https://pixabay.com | pasja1000

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев