Алан Елга авылында яшәүче Халит Хәмит улы Гатиятуллинга - 60 яшь
Кадерлебез безнең! Юбилеең белән чын күңелдән котлыйбыз! Әниебез белән тигезлектә, сәламәт булып, бала хәсрәтләре күрмичә, оныклар сөеп, бүгенгедәй безнең зур терәгебез булып, бәхеткә күмелеп яшәвеңне телибез!
Син әле солдаттан кайткан,
Егетләр кебек кенә!
Алтмышның аргы ягында,
Яшә син көлеп кенә!
Алтмыш еллык хәзинәңнең,
Кадерен белеп кенә!
Гөрләшеп гомер итегез,
Әни белән гел бергә!
Язсын безгә сезне һәрчак,
Сау -сәламәт күрергә!
Иң изге теләкләр белән киявең Ильшат, кызың Гөлчәчәк, оныкларың Ильзат, Инсаф, Ильдан, бу теләкләргә кода- кодагыең да кушыла.
Нет комментариев