Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Байлар Сабасында яшәүче Кәримулла Гатаулла улы Гатауллинга – 70 ЯШЬ

16 марта 2018, 16:47

1345

0

3

Байлар Сабасында яшәүче Кәримулла Гатаулла улы Гатауллинга – 70 ЯШЬ

Кадерле әтиебез! Сине олы юбилеең белән тәбрик итәбез! Син безгә – балаларыңа – үрнәк, әниебезгә терәк булдың. Гомер буе гыйлем эстисең, гаделлек, тырышлык, кешеләргә хөрмәт белән гомер итәсең, безне дә шуңа өндисең. Әтиебез! Без сина чиксез рәхмәтебезне, ихтирамыбызны белдерәбез! Бүгенгедәй киң күңелле, гаилә җанлы, юмарт, зирәк булып кал! Тормыштан тәм табып, авырмыйча, якыннарың белән берлектә хәерле, озын гомер кичерергә язсын иде.

Әтиебез - безнең кадерлебез,
Без бәхетле җирдә син барга.
Фәрештәләр кунсын иңнәреңдә
Туган көнең белән котларга.
Төрле чакны күргәнсеңдер, әти,
Йөрәгеңдә күптер яра да.
Киңәшчебез, терәгебез булып
Озак яшә безнең арада.

 

Сине яратып, ихтирам итеп: әниебез, балаларың, киявең, киленең, оныкларың.

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X