Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Байлар Сабасында яшәүче Равил Мөбарәк улы Гасыймовка – 60 яшь

01 января 2018, 08:30

1488

0

3

Байлар Сабасында яшәүче Равил Мөбарәк улы Гасыймовка – 60 яшь

Кадерле һәм сөекле ирем, ике кызыбызның газиз әтисе, дүрт оныгыбызның, ике киявебезнең яраткан бабайлары! Сине барыбыз да чын күңелебездән юбилеең белән тәбрик итәбез!Сиңа алдагы көннәреңдә ныклы сәламәтлек, күңел көрлеге, тигез, имин, тормыш, балаларыбыз һәм оныкларыбызның кадер-хөрмәтен тоеп, озын, матур, бәрәкәтле гомер кичерүеңне телибез!
Яхшы әти дә син,
Яхшы ир дә!
Без бәхетле җирдә син барга
Фәрештәләр кунсын иңнәреңә
Юбилеең белән котларга.
Акыл,сәләт һәм зирәклек
Иңдерелгән сиңа күкләрдән,
Кайда йөрмә, бу сыйфатлар
Өстен куйды сине күпләрдән!
Иң изге теләкләр белән яратып һәм хөрмәт итеп, синең иң кадерле кешеләрең:хатының Гөлсинә, кызларың, кияүләрең һәм оныкларың.

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев