Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Иләбәр авылында яшәүче Айдар Гильмулла улы Галиевка - 50 яшь

17 августа 2018, 13:56

1256

0

1

Иләбәр авылында яшәүче Айдар Гильмулла улы Галиевка - 50 яшь

яшь
Кадерлебез! Сине ихлас күңелебездән юбилеең белән котлыйбыз!Әти-әниеңнең ышанычлы дәвамчысы,туганнарыңның киңәшчесе, әниебезнең ныклы терәге, без -балаларыңның саклаучысы,яклаучысы булып яшәп, тормыш үренә күтәрелеп киләсең.Киң күңелеңнең җылысы,олы йөрәгеңнең мәхәббәте,талмас беләгеңнең көче барыбызны да авырлыклардан саклап яшәргә җитә.Алдагы көннәрдә дә тәнең – сәламәт, җаның –тыныч,күңелең-чиста булып озын-озак яшә!Тормышның каршылыкларына бирешми гомер юлы буйлап бергәләп барырга насыйп итсен ходай!
Сәламәтлек ярты бәхет әти,
Яшәр өчен җирдә көчең бар.
Авыр чакта сине аңлый белгән
Терәк булыр сөйгән кешең бар.
Бу җиһанда хәләл өлешең бар,
Илһамланып эшләр эшең бар.
Балаларың,оныкларың янда,
Синнән бәхетлерәк кем соң бар?
Сине яратып әти-әниең,тормыш иптәшең,балаларың,кияү-киленнәрең,оныкларың,кода-кодагыйларың.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X