Кече Шыңар авылында яшәүче Альфинур Габдерахман кызы Гайнуллинага- 80 яшь
Кадерле әниебез! Олы юбилеең белән чын күңелдән котлыйбыз! Шәфкатьле җаныңа сәламәтлек, игелекле йөрәгеңә ныклык, күңел тынычлыгы телибез.Син безгә киңәшче дә, таяныч та, тормышта һәрвакыт олы терәгебез булып яшисең. Алдагы көннәребездә дә шатлык-куанычларыбыз уртак булсын, әтиебез белән иңне-иңгә куеп, балалар, оныклар бәхетенә куанып, озын, тигез гомер кичерүеңне телибез!
Әни!Ходай сиңа тыныч тормыш бирсен,
Балалардан күр син игелек.
Хәләл көчең белән гомер иттең,
Бәхетләрең булсын гомерлек!
Иң изге теләкләр белән әтиебез, балаларың, килен-кияүләрең, оныкларың.
Фото: https://pixabay.com | Anelka
Нет комментариев