Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Сабада яшәүче Кәүсәрия Габдерахман кызы Миннебаевага

29 декабря 2017, 15:16

1204

0

2

Сабада яшәүче Кәүсәрия Габдерахман кызы Миннебаевага

 

Кадерлебез! Сине чын күңелебездән 55 яшьлек юбилеең белән котлыйбыз! Син безнең өчен киңәшче дә, терәк тә, тормышыбызга ямь өстәүче дә, авыр чакта якты юл күрсәтүче дә. Сиңа киләчәк тормышыңда нык сәламәтлек, хыялларыңның чынга ашуын, эшеңдә уңышлар телибез. Әтиебез белән бергә тигезлектә, озын, бәхетле гомер кичерегез, тормышыгызда яңадан яңа шатлык-куанычлар гына булып торсын.

Сөйкемле карашың кояшка тиң-

Бар тормышны нурга күмәсең.

Бу дөньяның барлык хикмәтләрен

Бары тик син генә беләсең.

 

Тормышта гел ярдәм итеп тора

Зирәк киңәшләрең, җылы сүзең.

Иркәлисең,яратасың, юатасың,

Тыңлыйсың да, аңлыйсың да үзең.

 

Сәламәтлек, озын гомер язсын,

Гел көләч һәм яшь бул хәзергәчә!

Күңелең синең күтәренке булсын,

Сөенеп һәм сөендереп мең-мең яшә!

 

Тормыш иптәшең Илшат,кызларың Ләйсән, Лилия, киявең Азат, кода-кодагыең.

 

Байлар Сабасында яшәүче Кәүсәрия Габдерахман кызы Миннебаевага

Кадерле туганыбыз! Сине ихлас күңелдән юбилеең белән котлыйбыз! Нык сәламәтлек, имин тормыш, һәрвакыттагыча туганлык хакын саклап, Илшат җизни белән озак еллар пар канатлы булып, балалар игелеге күреп, уртак шатлыкларны бүлешеп, күңел тынычлыгы белән бәхетле яшәргә язсын!

Һәрчак шулай мәрхәмәтле булып,

Изгелекләр кылсын күңелең.

Туганнарның җан җылысын тоеп

Шатлык белән үтсен гомерең.

Иң изге теләкләр белән бертуганнарың гаиләләре һәм әти-әниебез.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Дускаем! Олуг юбилеең б/н чын күңелдән котлыйм! Тулы гаиләндә олы бәхеттә яшә! Сау—сәламәт бул! Дустын.