Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

ШЕКШЕ АВЫЛЫНДА ЯШӘҮЧЕ ХӘЙРТДИНОВ РАДИК РИЗВАН УЛЫНА-55 ЯШЬ!

16 января 2018, 08:13

1487

0

2

ШЕКШЕ АВЫЛЫНДА ЯШӘҮЧЕ ХӘЙРТДИНОВ РАДИК РИЗВАН УЛЫНА-55 ЯШЬ!

Кадерле әтиебез, ихлас күңелдән сине туган көнең белән котлыйбыз. Сиңа булган рәхмәтләребезне, күңелдәге теләкләрне сүз белән генә әйтеп бирергә мөмкин түгел, алар иксез-чиксез. Синең кебек сабыр, миһербанлы, саф күңелле әтиләр бик сирәктер. Син безнең таяныч та, ышаныч та, яклаучыбыз да, саклаучыбыз да. Үстердең, кеше иттең, барыбыз да, мең рәхмәтләр укып, озын гомер телибез сиңа. Киләчәктә әни белән бер-берегезнең күңел яктылыгын, җан җылысын тоеп, тынычлыкта, муллыкта, саулыкта яшэргэ насыйп булсын үзегезгә!

Күпме генә бәхет теләсәк тә,
Бик аз булыр кебек тоела.
Нинди генә изгелекләр эшләмәдең
Кешеләргә гомер буена!

Шуңа сине бар да яраталар,
Дус-ишләрең йөри кергәләп.
Сәламәтлек, бәхет-шатлык белән
Яшик әле, әткәй бергәләп!
Иң изге телэклэр белән әниебез Миләүшә, кызларың Гүзәл, Алинә, киявең Алмаз!

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X