Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Тимершык авылында яшәүче Камил Фазыл улы Фазыловка - 80 яшь

08 мая 2018, 13:19

1526

0

0

Тимершык авылында яшәүче Камил Фазыл улы Фазыловка - 80 яшь

Кадерле әтиебез! Сине олы юбилеең белән котлыйбыз! Бәхетле кешегә генә олуг юбилейлар насыйп була. Сиңа да 80 яшь тулды. Әтиебез, син безнең  өчен иң кадерле, изге кеше. Синең кебек гади, сабыр, бала җанлы, саф күңелле әтиләр сирәктер. Киңәшләрең һәрчак төпле синең, әти, ярдәмеңне тоеп, горурланып яшибез. Әни белән тормыш корып, дүрт баланы сөеп үстергәнсез. Киләчәктә дә  әни белән бер-берегезнең күңел яктылыгын, җан җылысын тоеп, тынычлыкта, муллыкта, саулыкта,  балалар игелеген күреп яшәргә язсын! Әти, барысы өчен дә мең-мең рәхмәтләр, сиңа!

Насыйп итсен озак еллар

«Әти» диеп дәшәргә.

Синнән матур үрнәк алып,

Синең кебек яшәргә!

Иң изге теләкләр белән улың Рамил-Гүзәл, оныкларың.

Фото: https://pixabay.com

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев