Котлаулар
Тимершыкта яшәүче Гаптелхәй Фәтхерахман улы Әхмәдиевка – 70 яшь
Кадерле әтиебез, сине туган көнең белән котлыйбыз! Син безнең таянычыбыз- ышанычыбыз, яклаучыбыз- саклаучыбыз. Әни белән тигезлектә, дөнья яктылыгын күреп, бер-берегезнең җан җылысын тоеп, балалар игелегендә, тынычлыкта, муллыкта яшәргә насыйп булсын үзегезгә!
Ходай сиңа озын гомер,
Сәламәтлек-шатлык бирсен.
Кайгы-хәсрәтсез тормыш,
Бәхетле картлык килсен.
Иң изге теләкләр белән әниебез Тәскирә, балаларың Гөлшат-Фаяз, Марат-Алсу, Гөлназ-Илһам, оныкларың Риназ,Ислам,Илназ,Инсаф, Алим,Нияз, кода-кодагыйларың.
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев