Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
"Әбиле-бабайлы балачак" бәйгесе

«Әбиле-бабайлы балачак» бәйгесе - Мәрьям Шакирова, Сатыш авылы

Конкурсыбызга килгән беренче эш - Сатыш авылында яшәүче Мәрьям Шакировадан.

Әби-бабайлы балачак тәмен татыган

Бала бәхетенә ни җитә!?

Әби-бабайлы, җылы, рәхәт

Сабый чагым кая киткән…

Хөрмәтле «Саба таңнары» газетасы, сезнең «Әбиле-бабайлы балачак» дип аталган бәйгегезне күрү белән катнашып карау теләге уянды. Иң бәхетле вакытларым – балачагым әби-бабайларым белән шаулап узып китте. Мин Шакирова Мәрьям Әсгать кызы булам. Сатыш авылында яшим, 6нчы сыйныфта белем алам. Казан каласында укучы абыем Юлдаш белән, авылыбыз аксакалы – бабаебыз Габделәхәт һәм әбиебез Нәфисәнең төпле киңәшләрен, ныклы тәрбиясен, күңел җылыларын тоеп үстек. Һәр иртәне азан тавышы ишетеп уяндык, догалар тыңлап йокыга киттек.

Олыларны ихтирам итәргә, гадел булырга, укуда да, спортта да калышмаска, ярдәмчел булырга өйрәттеләр алар безне. Нинди генэ эшкә тотынсак та, бергәләп ахырына җиткерергә өйрәндек. Өмә ясап бердәм эшләгәч, һәр эш безнең өчен бәйрәмгә әйләнә иде. Ул вакытта әле нәни булсам да, минем кабак уңышы җыюда бик теләп катнашуым турында сөйли миңа бабаем. Эш тәмамлангач истәлеккә фотога да төшкәнбез. Менә бит мин дә абыемнан калышмаганмын – машина арбасына ук менеп басканмын. Ул фотоны сезнең хозурга да тәкъдим итәм.

Хатым ахырында әби-бабаема күңелле балачагымны матур мизгелләр белән бизәгәннәре өчен, хезмәт белән тәрбияләгәннәре өчен олы рәхмәт җиткерәм. Аларга исәнлек, саулык, озын тигез картлык телим.

Мәрьям Шакирова,

Сатыш авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев