"Әбиле-бабайлы балачак" бәйгесе рубрикасы буенча яңалыклар
-
«Әбиле бабайлы балачак» бәйгесе җиңүчеләрен тәбрикләү тантанасы узды [+фоторепортаж]
«Саба таңнары» газетасы сайтында һәм социаль челтәрләрдә өлкәннәр көне уңаеннан уздырылган “Әбиле – бабайлы балачак” дип исемләнгән бәйгегә нәтиҗә ясалды. 14 фотоэш кабул ителде. Бәйгенең шарты: әбиләре, бабайлары белән бәйле күңелле хатирәләрне, истәлек фотоларны барлау иде.
-
Бәйгегә нәтиҗәләр ясалды
«Саба таңнары» газетасы сайтында һәм социаль челтәрләрдә өлкәннәр көне уңаеннан уздырылган “Әбиле – бабайлы балачак” дип исемләнгән бәйгегә нәтиҗә ясалды. 14 фотоэш кабул ителде. Бәйгенең шарты: әбиләре, бабайлары белән бәйле күңелле хатирәләрне, истәлек фотоларны барлау иде.
-
«Әбиле-бабайлы балачак» бәйгесе: Ләйсән Хәертдинова
Өлкән буын кешеләре – рухи мирасны, әхлакый кагыйдәләрне саклап, киләсе буынга тапшыручылар. Аларда тормыш итү тәҗрибәсе тупланган. Төп йортта әби-бабай белән үскән бала ул аеруча бәхетле дип саныйм. Моңа мисал булып, кечкенә чакта икетуганымның бераз гына үпкәләп: “Сиңа рәхәт ул, әбиең белән бабаең бар!” дигәнен хәтерлим. Югыйсә, аныкылар да бар бит, тик бер йортта гына тормыйлар.
-
«Әбиле-бабайлы балачак» бәйгесе: Алисә Маликова
Сабантуйга бирнә әзерләп көткән чак.
-
«Әбиле-бабайлы балачак» бәйгесе: Гайнуллина Зәлия
«Әбиле- бабайлы балачак» бәйгесендә катнашмый кала алмадым. Чөнки ике яктан да әби- бабаларыбыз исән- сау булып, әбиле - бабайлы балачакта үсәбез. Әби- бабабыз Исмегөл һәм Фәрит Гайнуллиннар белән Байлар Сабасында яшибез. Күрше авылда - Юлбатта әниемнең әти-әнисе яши. 10 яшьлек энем Инсаф белән аларның да ярдәмен, яратуларын тоеп үсәбез.
-
«Әбиле-бабайлы балачак» бәйгесе: Мичәннән Алия һәм Дилия.
Әбиле тормыш -иң бәхетле тормыш. Безнең әбинең исеме-Сөембикә. Ул Саба районы Яңа Мичән авылында яши. Яллар җитүгә,без ашкынып аның янына кайтабыз.
-
«Әбиле-бабайлы балачак» бәйгесе: Тимергалиева Лиана
Әти - әниле гаиләдә үсү - үзе зур бәхет. Ә әби – бабайлы булу бик рәхәт! Әле әби янына килеп иркәләнәсең, әле бабайга барып ярдәм сорыйсың. Ярдәм сорап бабаема килсәм, кыен очрактан чыгу юлын ул тиз таба.Тормыш тәҗрибәсе бай аның.
-
«Әбиле-бабайлы балачак» бәйгесе: Маликова Алисә
Карт әбиемә 90 яшь. Ялгызы гына торгач җәй айларын без әнием белән шунда үткәрәбез. Карт әбием миңа төрле кызыклы вакыйгалар сөйли, кул эшләренә өйрәтә.
-
«Әбиле-бабайлы балачак» бәйгесе: Хасанова Гөлгенә
Әбиемне нык яраттым Туган нигездәме үскәнгә. Кем кызы дип сорагач мин Гөлшикәр кызы дия идем.
-
«Әбиле-бабайлы балачак» бәйгесе: Габсаттарова Зәмирә
Конкурска шигырь юллары
-
«Әбиле-бабайлы балачак» бәйгесе: Әскәров Ильяс
Мин дә үземнең әби-бабайларым турында язарга булдым. Рафис бабам һәм Флюзә әбием Теләче районының Казаклар авылында, Илһам бабам һәм Рәзилә әбием Сатыш авылында яшиләр.
-
«Әбиле-бабайлы балачак» бәйгесе: Сабадан Гөлнар
Әйе, безнең дә балачак әбиле-бабайлы иде: Тимершык авылында җиде кешелек гаиләдә төп нигездә үстек. Бабай-әби, әти-әни, мин, энем, сеңелем. Бабай белән әби үзләре 6 бала тәрбияләп үстергәннәр. Бабай – Нуруллин Илгизәр Юныс улы, әби – Өммегөлсем Гарифулла кызы. Алар - узган гасырның 30 елларында туган кешеләр, сугыш чоры балалары, тыл ветераннары, сугышта катнашкан әти балалары.
-
«Әбиле-бабайлы балачак» бәйгесе: Гүзәл Дәүләтова
Әбиле-бабайлы балачак - иң бәхетле балачактыр ул, минемчә. Без дә энем Ришат белән әбиле-бабайлы балачакта үстек , Аллага Шөкер.
-
«Әбиле-бабайлы балачак» бәйгесе: Раилә Вәлиева
Дәү әни - бабай тәрбиясендә үскән балалар ни дисәң дә икенче төрле булалар. Кемнәргә андый бәхет эләккән, алар аңларлар. Мин үзем дә шундыйлар рәтеннән.
-
«Әбиле-бабайлы балачак» бәйгесе: Туктар авылыннан Рәзинә Ганиева
Без энем белән әбиле һәм бабайлы балачакта үстек, Аллага шөкер.