Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
"Әбиле-бабайлы балачак" бәйгесе

«Әбиле-бабайлы балачак» бәйгесе: Сабадан Гөлнар

Әйе, безнең дә балачак әбиле-бабайлы иде: Тимершык авылында җиде кешелек гаиләдә төп нигездә үстек. Бабай-әби, әти-әни, мин, энем, сеңелем. Бабай белән әби үзләре 6 бала тәрбияләп үстергәннәр. Бабай – Нуруллин Илгизәр Юныс улы, әби – Өммегөлсем Гарифулла кызы. Алар - узган гасырның 30 елларында туган кешеләр, сугыш чоры балалары, тыл ветераннары, сугышта катнашкан әти балалары.

Безнең үскән еллардагы күңелле вакыйгалар, хезмәт тәрбиясе, туганлык хисләре өчен зур рәхмәт аларга.  

Мин үземне хәтерләгәндә, 6 бала анасы булган әбиебез лаеклы ялда, ә бабай колхоз амбарында мөдир булып эшли иде әле. 91 яшьлек Өммегөлсем әби бүген Тимершык авылында әти-әни белән гомер кичерә.

Әбиле-бабайлы балачакның һәр көнен язып бетереп булмаса да, күңелдә яңарган истәлекләрне язып үтәсем килә, бу күңелле чакларны барыбыз бергә гел искә төшерергә яратабыз. 

Гаилә белән ашау. Әби-бабай, әти-әни һәм 3 бала. Шулай бергә җыелып ашыйбыз. Төп ашарга әзерләүче һәм ризыкны бүлүче – әби. Яулыгын башына чөеп бәйләгән әби, аш бүлә. Аш күбрәк тозлы иттән. Җәй көне чеби ашы да пешә. Итне үрелеп алырга ярамый, аны сиңа тиешле өлешне әби үзе бүлеп, алдыңа куя. Артыгын сорамыйсың да, тәртибе шулай. Әби аш-суга гомер буе оста булды. Аның пешергән ризыклары тәмен хәзер дә тоям кебек. Мәктәптән кайтып керешкә, мич алдында чүлмәктә итле бәрәңге пешереп куя иде ул, андый тәмле бәрәңгене бүтән бер җирдә дә таба алганым юк, үземнеке дә алай тәмле килеп чыкмый. Тагын зур мичтә бик тәмле ипи пешерә иде әби, ипинең савыты түгәрәк, кырыйлары челтәрле, кабарып пешәләр. Бер пешергәндә алты ипи салына. Өйгә, ишегалдына, урамга таралган ипи исенең тәмлелеген бүген дә сагынып искә алам. Әзер ипине алып, тукыма җәелгән ястыкка әйләндереп төшерә әби, аннары тастымал белән каплап тора, шулай эшләгәч, йомшак була ди.  

Мунча көне. Без үскәндә мунча икәү иде: берсе-ак, берсе-кара. Кыш көне кара мунча ягыла. Мунчаны кыш көне алдан ягып җылыталар. Иң беренче керүчеләр: әби белән бабай. Бабайның әбине саклап,аның өчен борчылып йөрүен мин соңрак кына аңладым. Хәзер көлешеп кенә искә алабыз. Мунчага бер тапкыр башта әбине озата, икенче тапкырында су алып керә, өченче тапкырында әбиегезгә ис тия калса дип, урталай ярып, бер башлы суган алып керә.

Телевизор. Өйдә телевизор тора. “Кварц” дигән исемле. Аны шырт-шырт борып, каналыннан күчерәләр. Аны күчерүне бабай я әти генә эшли ала. Телевизорны карауның да билгеле бер вакыты бар инде. Нәкый Исәнбәт туган көндә “Мырау батыр”ны әби янына диванга утырып карыйбыз һәм “Тыныч йокы, нәниләр” карарга була.  

Дәвалау. Алты почмаклы авыл өендә яшибез. Йортның ике ягында түшәмгә тиеп ап-ак мич тора. “Кечкенә як” – ашый торган яктагы мичнең астында тишекле җирләр бар, шунда гел консервадан бушаган савытта сыеклык тора иде. Бу – дәвага, өйдә балалар күп, әгәр берәрсе пешә-нитә калса, беренче ярдәм буларак шуны сибәсең дә җибәрәсең. Әби, гомумән,  дәваларга батыр. Бозауны арканга йөртәбез бит инде, гадәттә, бозаулар икәү була, чиләк-көянтә белән су эчерергә бардым, кайтканда буш кайтасы түгел, басу якын булса-кукуруз чәкәне җыясы, бер дә булмаса, урак кыстырып барып, чиләккә үлән урып алып кайтасы. Бервакыт уракны сызырып та җибәрдем, бармакны урталайга кисеп тә төшердем. Елап кайттым, әби ялт кына ниндидер мазьлар сөртте де, бармак тиресен шалт ябыштырды да бәйләп куйды, шуның белән тиз генә төзәлгән дә инде ул яра.

Йорт эшләре. Яз-көз сарык йонын алу эше бар, гел дистәдән артык була иде сарыклар-бәрәннәр. Базга кар салу. Көтүгә чыгу. Бозау арканлау, эчертү. Түбәдән кар төшерү. Печән чабу, җыю, өю. Колхоз чөгендере һәм суган эшкәртү  вакытлары. Каз һәм үрдәк бибиләре саклау. Бакча эшләре. Су ташу. Түбәдән кар төшерү. Өй юу.

Илгизәр бабай белән Өммегөлсем әбинең тормышы безгә үрнәк булган икәнен еллар үткәч күбрәк аңлыйм. Әйе, алар һәрвакыт бергә булдылар, киңәшләшеп эшләделәр, бер-берсенә ипләп кенә эндәшеп яшәделәр, балаларын олы тормышка аяк бастырдылар, һәрчак төп нигездә җыеп тордылар, үрнәк булдылар. Туганнан бирле кадерләп карап, кечкенәдән мунчада юындырып, елаганда имезлек каптырып, бик кечкенә чакта аякларны кысып бәйләп төреп, мәктәптә укыганда җылы ризык белән каршылап, эшкә өйрәтеп үстергән әбием белән бабаема мең рәхмәт.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев