Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Аш-су

1 сәгатьтә әзер була торган кыяр тозлау рецепты

Җиңел, гади һәм бик-бик тәмле рецепт!

500 гр. кыяр өчен:

Шикәр — 1 аш кашыгы
Тоз — 1 чәй кашыгы
Серкә 9% — 1 аш кашыгы
Сарымсак — 4-5 теш
Үсемлек мае 50 мл.
Укроп – теләгәнчә

Әзерләү процессы:

1. Җылымса су белән кыярларны яхшылап юабыз. Очларын кисеп, яртылаш бүләбез. Ә аннан соң һәр 2 яртысын тагын 4 өлешкә бүләбез. Шулай рәвешле алар бик тиз маринадланачак һәм бер сәгатьтән соң ук өстәлне сусыл яшел төсе белән бизәячәкләр.

2. Хәзер туралган кыярлар янына  тоз, шикәр комы өстибез. Шунда ук вак итеп туралган сарымсакны да салабыз. Укроп һәм башка тәмләткечләрне шулай ук савытка салабыз. Барысын да әйбәтләп болгатырга кирәк.

3. Бер аш кашыгы 9% серкә салып, тагын болгатабыз. Серкәне лимон согына алыштырырга мөмкин.

4. Соңгы, әмма бик мөһим ингредиент-үсемлек мае. Аны яхшылап җылытырга ( кайнап чыгарга тиеш түгел) кирәк – май кайнар булырга тиеш.

5. Кыярга кайнар майны салып яхшылап болгатабыз.

6. Кыярның өстен каплап бер сәгатькә суыткычка куябыз.

Ашларыгыз тәмле булсын!

Фото: pixabay.com

vatantat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X