Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Аш-су

Бүген менюда - татар халык ашы кыстыбый!

Т-ә-әк, нинди ризыкны күптәннән пешергән юк соң әле? Әһә, искә төште, кыстыбыйны бит! Теге, чебеш ярмасы боткасы кыстырылганны!

Кыстыбый икән, кыстыбый. Башладык!
Кем ничектер, мин үзем кыстыбыйның фәкать чебеш ярмасыннан (пшенодан) пешерелгәнен яратам. Боткасын пешерергә утыртканчы башта камырын басып алам. Кыстыбый камырын мин чеметем тоз салынган суга гына басам. Ул әзер булуга, 1 литр сөтне кайнатырга утыртам. Шуңа 1 стакан чамасы чебеш ярмасы салам. Шуннан 1 аш калагы писүк, ярты чәй калагы тоз салып пешерергә утыртам. Ул пешә торганда коры кызган табада юка гына итеп җәелгән җәймәләрне пешереп алам. Әзер җәймәләрне калын тастымал астына куя барам. Шуннан кыстыбый камырына чебеш боткасын кыстырам да, ак май белән майлап, өстәлгә бирәм. Бүген юри искә алдым, бер өем кыстыбый өч сәгать эчендә юк булды. Алай тиз үк юк булмас иде дә булуын, бүген бездә кунаклар күп булды. Минем кыстыбый пешергәнне каян белгәннәр диген?!

Венера МӘҖИТОВА,

https://vk.com/tatarshlari

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев