5 апрель 2018 яңалыклары
-
Казан уртача хезмәт хакы күләме буенча Россия шәһәрләре унлыгына керде
Игъланнар сайты мәгълүматы буенча, Татарстан башкаласында уртача хезмәт хакы күләме 33,7 мең сум тәшкил итә.
-
Метшин чүп яндыру заводына якынрак урынга күчәргә вәгъдә бирде
Икътисади проблемалар булмаса, чүп заводы 2022 елга төзелеп бетәчәк, диде МКазан мэры.
-
WhatsAppны кулланучылар мәгълүматларына куркыныч яный
Мошенниклар мобиль номерларны һәм төркем чатларында саклана торган мәгълүматларны белә ала.
-
Татарстанда елгаларны чистарту өчен куаклар утыртылачак
Әлеге эш Арча һәм Биектау районнарында башкарылачак.
-
Әнвәр Нургалиев полкында тулылану: игезәкләр туган (ФОТО)
Дөрес, игезәк-батырлар үзенеке түгел, ә туган тиешле сеңлесенеке
-
Филология фәннәре кандидаты килен төшергәндә ипи каптыру дөрес түгел дип саный
Бу – татарга хас күренеш түгел. Татарлар киленне бал-май белән каршы ала, – ди Луиза Җамалиева.
-
Сөт җитештерү буенча Кукмара районы - алдынгы урында
Кукмара районында 240 тонна сөт савылган.
-
Бүген Илфак Шиһаповны искә алу кичәсе онлайн трансляцияләнәчәк
Кичә 18:30 сәгатьтә башлана.
-
Һава торышы үзгәрү аркасында 7 нче апрель көнне 2017/18 сезоны ябылуга багышланган чаңгы ярышларының вакыты үзгәртелде!
Положение:
-
Уртача яшәр өчен күпме акча кирәк?
Мохтаҗлык кичермичә уртача тормыш белән яшәр өчен Русиядә өч кешедән торучы гаиләнең айлык кереме 75,9 мең сум булырга тиеш. “Ромир” тикшеренү холдингы ,халык фикерен өйрәнүне үткәргән һәм шундый нәтиҗә ясаган.
-
Бүген менюда - татар халык ашы кыстыбый!
Т-ә-әк, нинди ризыкны күптәннән пешергән юк соң әле? Әһә, искә төште, кыстыбыйны бит! Теге, чебеш ярмасы боткасы кыстырылганны!
-
Уфада рэпер Тимати халыкны бургерлар белән сыйлаган.. йөзләрчә кеше бина ишеге төбендә бер-берсен изә-сыта алга ыргылган
Кичә Уфада билгеле рэпер Тимати (татар малае Тимур Юнысов) бургерлар рестораны ачкан. Шушы уңайдан ул җыелучыларга осталык дәресе күрсәтергә һәм аларны түләүсез бургерлар белән сыйларга булган.
-
Камил хәзрәт Сәмигуллин - “Эфир” телеканалында кунакта
Бүген Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин “Эфир” телеканалының “Тема” тапшыруында кунакта булды. Ул күренекле Казан алып баручысы Сергей Шерстневның сорауларына җавап бирде һәм Россия һәм мөселман җәмәгатьчелеген борчыган мәсьәләләргә карата үзә фикерен белдерде.
-
"Ул бит – минем Әни, үзем карыйм"
Атасын сүккән кешегә Аллаһы Тәгалә ләгънәт укый һәм анасын сүгүчегә, бөтен гөнаһларның җәзасын Аллаһы Тәгалә бу дөньяда арткарак чиктерә, кыямәткә калдыра, тик ата-анага хөрмәтсезлек гөнаһын алыштыра бу дөньяда. Менә болар барысы да – безгә килеп ирешкән чын хәдисләр. Монда бит бүген дә килешмәслек фикер юк.
-
ҖӘМИЛ СОЛДАТ КӨНДӘЛЕГЕ
Газетабызның алдагы санында Бөек Җиңүнең 73 еллыгы уңаеннан «Солдат хатлары» дигән рубрика ачуыбызны хәбәр иткән идек. Редакциябезгә беренчеләрдән булып биш ел буе солдат сумкасында йөргән, дәһшәтле елларны кичкән тарихи истәлек – куен дәфтәре килеп иреште. Ул – Миңгәр авылында яшәгән, 22 июльдә фронтка алынып, 1945 елның августында туган ягына әйләнеп кайткан батыр солдат Җәмил Шәфыйковның сугышчан көндәлеге.