Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Метшин чүп яндыру заводына якынрак урынга күчәргә вәгъдә бирде

Икътисади проблемалар булмаса, чүп заводы 2022 елга төзелеп бетәчәк, диде МКазан мэры.

Казан мэры Илсур Метшин Новониколаевкадан җир кишәрлеге алып, шунда гаиләсе белән яшәр өчен күчәргә вәгъдә бирде. Чүп яндыру заводы төзүгә каршы чыгучыларны әгәр дә бу ышандыра калса, шулай эшләячәк. Бу хакта ул “Салават Күпере” торак комплексы һәм Осиново бистәсе халкы инициатива төркеме белән очрашуда әйтте.

Алдан чүп яндыру заводын Осиново бистәсендә төзүне планлаштырулары билгеле булды. Төзү мәйданыннан ерак түгел “Салават Күпере” торак комплексы һәм Осиново бистәсе урнашкан.

Очрашу барышында Казан мэры чүп проблемасын шәһәр кешеләреннән башка беркем дә чишмәячәк дип белдерде. Әгәр бернинди дә икътисади проблемалар булмаса, чүп заводы 2022 елга төзелеп бетәчәк, диде Метшин.

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев