Район башлыгы Рәис Миңнеханов полиция хезмәткәрләрен  һөнәри бәйрәмнәре белән котлады
Район яңалыклары

Район башлыгы Рәис Миңнеханов полиция хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады

Сезнең уңышларыгыз – районның тынычлыгы”, –диде район башлыгы

 

 

 

Тантаналы шартларда район башлыгы Рәис Миңнеханов Россия Эчке эшләр министрлыгының Саба  районы буенча бүлеге шәхси составын һөнәри бәйрәмнәре белән котлады.

Район башлыгы Рәис Миңнеханов
Район башлыгы Рәис Миңнеханов 

“Районыбызның күпкырлы үсешендә сезнең күп өлешегез бар. Моның өчен барыгыз да зур рәхмәт.  Команда белән бергә вазифаларыгыз дөрес итеп башкарсагыз, беренчедән, халкыбыз алдында һәм республикада абруегыз артачак. Ә инде киләчәктә иң якын дустыгыз ясалма интеллект булачак. Әлеге юнәлештә   профессионал дәрәҗәдә эшли белсәгез, ныклы таянычыгыз булачак Бөтен  язмаларыгыз   компьютерга керетелеп барылачак. Күп мәсьәләнең хәл ителүе сездән торачак. Бу өлкәдә профессионал эшегез  арттырырга  кирәк. Булган технологияләре нәтиҗәле кулланып эшләү сорала. Сезнең  уңышларыгыз – районның тынычлыгы”, –диде район башлыгы.

Ихлас теләкләрен ирештергәннән соң эчке эшләр органнарында күпьеллык нәтиҗәле хезмәте  отставкадагы полиция полковнигы Васил Исмәгыйловка, шулай ук шәхси составтан Рүзәл Шамиловка, Айнур Әһлиевка, Альберт Закировка район башлыгының Рәхмәт хатларын тапшырды.   

Полицейский – ул һөнәр генә түгел

  Район эчке эшләр бүлеге начальнигы  Фәрит Гатуллин  Россия Эчке эшләр министры Владимир Колокольцевның бәйрәм  уңаеннан котлавын  ирештерде.

“Полицейский – ул һөнәр генә түгел. Бу язмыш. Көндәлек куркыныч белән бәйле катлаулы эш яхшы әзерлек һәм кимчелексез әхлакый сыйфатлар таләп итә. Анда уңышка ирешү өчен тирән юридик белемгә һәм үткен күнекмәләргә ия булырга, принципиаль һәм җаваплы булырга кирәк. Бүген эчке эшләр министрлыгы башка хокук саклау структуралары белән тыгыз хезмәттәшлектә Россиянең барлык субъектларында оператив вәзгыятьне контрольдә тоту буенча чаралар комплексын эзлекле рәвештә гамәлгә ашыра. 

Ышанычлы ярдәме теләсә нинди кыенлыкларны җиңеп чыгарга ярдәм иткән туганнарыгызга һәм якыннарыгызга җылы сүзләр җиткерүегезне сорыйм. Шәхси составка намуслы һәм намуслы хезмәтләре, фидакарьлекләре, сайлаган юлына тугрылыклары өчен рәхмәт белдерәм”,– диелә котлауда.

Медальләр тапшырылды
Медальләр тапшырылды

Медальләр тапшырылды

  Бүлек башлыгы полиция  капитаны  Илдар Нәгыймовка “Сугышчан хәрәкәтләрдә  катнашучы”  күкрәк билгесен тапшырды.  

 Полиция подполковнигы Сәйдәш  Латыйпов, майор Алинә Мансурова Эчке эшләр министрлыгының II дәрәҗә "Яхшы хезмәт өчен" медальләре  белән хөрмәтләнделәр. Эчке эшләр майоры Ләйлә Гайнетдинова Россия Федерациясе Эчке эшләр министрлыгының I дәрәҗә, майор Алмаз Сәхәбиев, прапорщик Рәмис Тимергалиев,  полиция лейтенанты  Фаил Мәҗитов, майоры Фәнис Мәгъсумов III дәрәҗә "Хезмәттәге  уңышлары өчен" медальләрен кабул итеп алдылар. Эчке эшләр капитаны  Раушан Вахитов V “Россия-АСЕАН” саммитын үткәрүдә актив  катнашканы љчен Татарстан Республикасы Рәисенең Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

Рәхмәт хатлары

 Өлкән лейтенант Салават Хәбибрахманов, старшина Расих Шаһимәрманов, өлкән белгеч Алмаз Рамазанов эчке эшләр бүлегенең  Рәхмәт хатына  ия булды.

 Бүлек хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән район прокуроры Раил Шәймәрданов, суд рәисе Дамир Сабиров, МВД ветераны  Васил Исмәгыйлов, Россия  тикшерү комитетының  Татарстан Республикасы буенча Арча районара тикшерү бүлеге начальнигы Булат Кәримов, район җәмәгать советы рәисе Рөстәм Исмәгыйлов котлады.

Фђнил Мђњлетов.


Нет комментариев