«Язлы Арташ клубында Айтимер Әхмәтшин истәлегенә хәтер кичәсе узды.
Район яңалыклары

«Язлы Арташ клубында Айтимер Әхмәтшин истәлегенә хәтер кичәсе узды.

Фаҗигале рәвештә гомере өзелгән якташыбыз Айтимер Ринат улы Әхмәтшин истәлегенә багышланган хәтер кичәсе Язлы Арташ авыл клубында узды.

Айтимернең сыйныфташлары башлангычы белән оештырылган әлеге очрашуга аның туганнары, дуслары, сыйныфташлары һәм авылдашлары җыелды.Кичәне Арташ авыл җирлеге башлыгы Рөстәм Мөхәрләмов ачып җибәрде.

Айтимернең беренче укытучысы Хатыйп Әгъләмов укучысы турындагы җылы хатирәләре белән уртаклашты.Кичәнең икенче өлешендә Айтимер истәлегенә бильярд турниры үткәрелде.Айтимернең бертуганы Чулпан Мөхәммәтшина чараны оештыруда ярдәм иткән һәм иганәчелек күрсәткән һәркемгә ихлас рәхмәтен җиткерде.


Нет комментариев