Район  Советы    утырышында  2027  ел бюджеты беренче укылышта расланды
Район яңалыклары

Район Советы утырышында 2027 ел бюджеты беренче укылышта расланды

Беренче укылышта 2027 елга һәм 2028-2029 елларның план чорына Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы бюджеты проекты турындагы көн тәртибе буенча Саба муниципаль районының финанс-бюджет палатасы рәисе Шәмсун Сөнгатов чыгыш ясады

Бүген хакимият бинасында Саба муниципаль районы Советының чираттагы  утырышы булды. Утырышны  Саба муниципаль районы Советы рәисе Рәис Миңнеханов  алып  барды.

Утырыш бара
Утырыш бара

 Беренче укылышта 2027 елга һәм 2028-2029 елларның план чорына Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы бюджеты проекты турындагы көн тәртибе буенча Саба муниципаль районының финанс-бюджет палатасы рәисе Шәмсун Сөнгатов чыгыш ясады.

Депутатлар берләштерелгән район бюдҗетының чыгымнар өлешенеө фараз ителгән  күрсәткечләрен 2505086 мең сум  күләмендә расладылар.

Киләсе  елда мәгарифкә – 1550972 мең, мәдәнияткә –258393 мең, физик  культура һәм спортка –316361 мең,  яшьләр  сәясәтенә – 52376 мең,  социаль сәясәткә 45287 мең сум акча бүлү  күздә тотыла.

Проект буенча гаммави тыңлаулар 2026 елның 8 декаберенә билгеләнде.

  Алга таба  мөлкәт һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы рәисе Алим Галиуллин, Саба муниципаль районы башлыгы урынбасары Расих Закирҗанов, башкарма комитетның юридик бүлеге башлыгы Альберт Миникаев, башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктура үсеше буенча урынбасары Эльмир Рамазанов  чыгышлары тыңланды.

 Район Советының 2018 елның 31 августындагы 253 номерлы карары белән расланган муниципаль хезмәткәрләрнең хезмәт тәртибенә, муниципаль вазыйфаларны биләүче затларның вазыйфаи тәртибе таләпләрен үтәү һәм мәнфәгатьләр конфликтын җайга салу комиссиясе турындагы нигезләмәгә үзгәрешләр кертелде һәм комиссиянең составы расланды.

Шулай ук Түбән Шытсу, Олы Шыңар авыл җирлегенең җирдән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләренә үзгәрешләр кертелде.


Нет комментариев