10 ноябрь — эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көне
Район яңалыклары

10 ноябрь — эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көне

Һөнәри бәйрәм котлавы

Хөрмәтле эчке эшләр органнары хезмәткәрләре, ветераннары! Сезне һөнәри бәйрәмегез белән котлыйбыз! Сез гамәлдәге законнарга таянып, халык тынычлыгын, иминлеген тәэмин итү, профилактика эшләрен киң җәелдерү, террордан саклау, җинаятьләрне булдырмау, кисәтү юнәлешендә максатчан эш алып барасыз. Шәхси мәнфәгатьләр, яллар белән исәпләшмәүне таләп итүче хезмәтегездә һәрвакыт уңышлар юлдаш булсын, үзегезгә һәм гаиләләрегезгә иминлек, сәламәтлек телибез.

Саба муниципаль районы Советы һәм башкарма комитеты.


Нет комментариев