Безнең районда үзеңнең эш урыныңда нәтиҗәле хезмәт кую һәм спорт, сәнгать белән шөгыльләнү өлкәләре кулга кул тотынышып бара дисәк һич тә ялгышмабыз.
Ә безнең Финанс-бюджет палатасында яшьләрнең сәләтләре үсешен, шәхес буларак камилләшүләрен күзәтү аеруча күңелле. Эштә алар төгәллек, игътибарлылык таләп итүче финанс белгечләре, сан дөньясында иркен йөзүче бухгалтерлар, ә эштән бушаган арада алар спортсменнарга һәм иҗат, сәнгать кешеләренә әвереләләр. Менә Үзәкләштерелгән бухгалтерияда хезмәт куючы бухгалтер егетебез Илфар Габдрахманов та үзен туган авылы Сабабаш сәхнәсендә яңа образда тәкъдим итте.
Тамашачылар хәтеренә Илфар клуб мөдире Айгөл Нургалиева җитәкчелегендә сәхнәләштерелгән «Итәкле кияү» спектаклендәге үзбәк егете роле белән кереп калыр, мөгаен. Ә сәхнәгә Илфар КВН аша килде. Финанс-бюджет палатасының «Сукыр бер тиен» командасы менә инде ике ел уңышлы гына сәхнәдә үзен танытып килә. Сәхнә серләренә өйрәтүче, миниатюраларны сүтеп-җыючы, образларга җиңел керергә ярдәм итүче сәхнә ветераны Айрат абый Зиннуровка рәхмәтле алар. Яшьләребез төп эшләреннән тыш сәнгать һәм спорт дөньясында кайный дигән идек.
Илфар Габдрахманов та кечкенәдән милли көрәш белән мавыга; ярышларда, Сабантуй мәйданнарында бик теләп бил алышуда катнаша. Әле узган бәйрәм ялларында «Саба таңнары» газетасы призына традицион көрәш ярышында катнашып, Илфар монда да сынатмады, үз категориясендә икенче урынга лаек булды. Димәк, нинди генә өлкәдә булсалар да, безнең егет-кызларыбыз үзләрен ышанычлы хис итә, афәрин!
Нет комментариев