Татарстанның атказанган артисты Тәслимә Низамины котларга иҗатташ дуслары, якыннары, авылдашлары килде.
Туктар авылы мәдәният йортында якташыбыз, талантлы композитор һәм шагыйрә Тәслимә Низаминың күркәм юбилеена багышланган җылы, ихлас кичә узды. Юбилярны котларга авылдашлары, дуслары, хезмәттәшләре һәм иҗатын сөючеләр җыелды. Кичәдә Тәслимә ханымның моңлы җырлары, йөрәктән чыккан котлаулар яңгырады. Танылган язучы Нәбирә Гыйматдинованың җылы теләкләре бәйрәмгә аерым ямь өстәде. Артистларның матур чыгышлары көчле алкышларга күмелде, ә яраткан җырларны бөтен зал бергәләп башкарды.
Хөрмәтле Тәслимә ханым! Юбилеегыз мөбарәк булсын! Сезгә ныклы сәламәтлек, бәхет телибез! Моң чишмәгез саекмасын, җырларыгыз күңелләрдә мәңге яшәсен!
Нет комментариев