Узган җомгада районыбызда “Саба таңнары” газетасы призына һәм Татарстан Республикасы чемпионатына иң көчле ир-егетләрне сайлап алу буенча милли көрәш ярышлары үткәрелде.
Узган җомгада районыбызда “Саба таңнары” газетасы призына һәм Татарстан Республикасы чемпионатына иң көчле ир-егетләрне сайлап алу буенча милли көрәш ярышлары үткәрелде. Бил алышырга нигездә Саба шәһәр, Тимершык, Эзмә, Сатыш, Иске Икшермә, Олы Шыңар, Югары Симет авыл җирлекләреннән тулы команда белән килделәр.
Ярышны ачу тантанасында Саба муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Марат Кәримов катнашты.
“Йөз елга якын тарихлы район матбугаты призына ярышлар 64нче үткәрелә. Бу –иң бай традиция һәм төп ярышыбыз. Район газетасы чыга башлаганга 96 ел һәм 96 көрәшче келәмгә чыга. Күрәсез, саннар да туры килгән. Милли көрәшебезне саклап калып, буыннан-буынга тапшырып киләбез. Бу чорда кемнәр генә мәйданга чыкмаган! Көрәш – милләтнең йөзек кашы, анда ир-егетләрнең холкы-характеры ачыла. Үзебез нинди – көрәшебез дә шундый. Күпчелек татар телендә сөйләшүче кешеләр яшәгән район буларак, милли көрәшкә тиешле игътибар бирергә бурычлыбыз. Милли җанлы булганыгыз, спортны яратканыгыз өчен сезгә зур рәхмәт”,– диде ул.
Көрәш «Саба таннары»ның абруен күтәрә
“Саба таңнары” газетасы баш мөхәррире Рөстәм Исмәгыйлов бердәм булып ярышка килгәннәре өчен көрәшчеләргә, җирле матбугатның абруен күтәрүгә оештыру-финанс ягыннан мөмкинлекләр тудырган район җитәкчеләренә зур рәхмәт белдерде.
Аннары сүз районда спорт үсешенә зур өлеш кертүче Рәшит Кәримовка бирелде.
“Без быелдан алып ветеран көрәшчеләргә нык игътибар бирә башладык. Бүген каршыбызда шуларның берсе Таһир Әбрәретдин улы Мостафин басып тора. Ул кечкенәдән җиңел атлетика, чаңгы спорты, ГТО нормаларын тапшыру белән бик нык шөгыльләнде һәм бу өлкәдә районда гына түгел, республика күләмендә дә призлы урыннарны күп яулады. Яхшы физик әзерлеге аңа көрәшкә дә кереп китәргә мөмкинлек бирде. Туксанынчы еллардан башлап бил алышты. Әлмәт техникумында укыганда да самбо көрәшендә зур нәтиҗәләргә иреште. Саба таңнары” газетасы призына ярышларда 4 мәртәбә җиңүче, 3 тапкыр –2нче, 2 мәртәбә 3нче призер булды», –.дип сөйләде ул.
Легендага тиң Таһир
1991-1994 елларда район Сабантуеның баш батыры исемен алды. Моннан тыш та сезгә зур бер вакыйганы искә төшереп китәсем килә. Безгә Таһир белән ярышларга күп йөрергә туры килде. 1992 елда Татарстан Республикасы көненә багышлап үткәрелгән халыкара спорт фестивалендә ул, бары тик Рәшит Сәмигуллинга гына оттырып, 3нче урынны яулады. Авыл үлчәүдә көрәшүче спортчылар өчен бу бик зур дәрәҗә санала. Күптән түгел юбилее билгеләп үткән районашыбызга биредә катнашучылар исеменнән исеменнән аңа зур рәхмәт белдерәсем килә”,– дип дип дәвам итте Рәшит Кәримов
. Физик тәрбияне популярлаштыруга керткән өлеше өчен Таһир Мостафинга район башлыгының Рәхмәт хаты тапшырылды.
Әхмәдуллиннар феномены
Ярышларныж әйләнеш системасы буенча узуы егетләргә үзләренең көчләрен янә бер сынарга мөмкинлек бирде. Жирәбәдә башта ук көчле көрәшчегә туры килгәннәр икенче тапкыр келәмгә чыгып көндәшен отты һәм хәтта призер булуга иреште. Күп кенә парларның бил алышуы өч-дүрт секундтан артмаса, кайберәүләр бер-берләренә балл алдыртмыйча озак тартыштылар. Көрәштә 4 минут бирелә. Хөкемдарның теге яки бу сәбәп белән, сыбызгы сызгыртып вакытны туктатмаган чагын кертмичә. Шуңа кайчак дүрт минут шактый озакка сузыла ул.
Көрәшнең үз кагыйдәләре
Матур гына алым ясаучыларны җанатарлары ике балга бәяләүләрен сорый, ә судьялар берне генә бирә. Җиңүне иңбашларын авырттырып, борын канатып яулаучылар да булды. Югары Симеттән Булат Әхмәдуллин исә алай азапланып тормыйча, көндәшләрен җиңел генә аркасына салды. Аңа финишка килү юлында җитди каршылык күрсәтүче табылмады. Бик өметле егет. Гомумән, быелгы турнирда Әхмәдуллиннар феномены күзәтелде: Салават, Инсаф, Булат өчесе дә үз авырлыкларын җиңүче булдылар.
Көрәшчеләр пьедесталга түбәндәге тәртиптә күтәрелделәр
Җиңел үлчәүдә
60 кг. 1. Риназ Гарипов (Иләбәр). 2. Илфар Габдерахманов (Саба). 3. Замир Хәсәншин (Сатыш).65 кг. 1. Аяз Тимерханов (Иске Икшермә). 2. Фәнис Гәрәев (Сатыш). 2. Нияз Хәлиуллин (Саба). 70 кг. 1. Инсаф Әхмәдуллин (Югары Симет). 2. Ранил Фәрхуллин (Сатыш). 3. Альфред Кириллов (Иләбәр). 75 кг. 1.Алмаз Биккинин (Иске Икшермә). 2. Илназ Маликов (Олы Шыңар). 3. Инсаф Әхтәмов . 80 кг. 1. Ранил Гатауллин. 2. Салават Галиев (Иләбәр). 3. Ислам Ибәтуллин (Цинк Саба). 85 кг. 1.Булат Әхмәдуллин (Югары Симет). 2. Ранис Таштиев. 3. Азат Галиев (Иләбәр). 90 кг. 1. Салават Әхмәдуллин (Югары Симет). 2. Ленар Фәтхриев. 3. Искәндәр Хуҗәхмәтов (Иләбәр).
Авыр үлчәүдә батырлар
100 кг. 1. Артем Варламов (Олы Шыңар). 2. Рәдис Латыйпов (Тимершык), 3. Ильяс Хуҗиәхмәтов (Иләбәр). 115 кг. 1. Илшат Ибраһимов (Югары Симет). 2. Делюс Закиров (Югары Симет). 3. Марсель Мостафин (Цинк Саба). 130 кг. 1. Фәнзил Нуриев (Иләбәр). 2.Рифат Ахунҗанов (Олы Шыңар). 3. Илмас Сәлахов (Тимершык). 130 кг.нан югары. 1. Айзат Сәмигуллин (Иләбәр). 2. Эдуард Җәләлиев (Тимершык). 3. Айдар Гайзуллин (Тимершык).
Гомуми зачет
Гомуми зачетта “Иләбәр” командасы 1нче урынны яулады. “Без “Иләбәр командасы булып моннан ике ел элек оешкан идек. Ул вакытта данлыклы көрәшчеләрне барлап элек көрәшкән егетләрне җыеп шул ук елны 2нче урынны алдык. Ә инде быел Эзмә авыл җирлегенә кергән авыллардан таза беләкле егетләрне туплап, шөгыльләнеп, ярышта җиңүче булдык. Без Иләбәрдә көрәшне бетерергә тиеш түгел дигән теләктә. Моны Сабантуйларның бик матур, күп кеше катнашында үтүе дә, хезмәт бурычын үтәгәндә һәлак Айсаф Айдар улы Галиев истәлегенә көрәш турниры уздырылуы да ачык күрсәтә. Кубок –безнеке”,– диде “Игенче” җәмгыяте җитәкчесе Алмаз Зарипов.
Җиңүгә Галиевларның 2нче буыны Салаватның да өлеше бар. Ул быел ирешкән уңышын бертуган абыйсы Айсаф Айдар улына багышлады.
Югары Симет авыл җирлеге көрәшчеләре –2нче, “Саба” командасы 3нче урында, Оешмалар арасында беренчелек “Цинк Саба” җәмгыяте ир-егетләренә бирелде. Көрәшчеләрне бүләкләү тантанасында яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге начальнигы Азат Гатиятулин, “Саба таңнары” газетасы редакциясе мөхәррире Рөстәм Исмәгыйлов, “Олимп” спорт мәктәбе директоры Рифат Хисамов катнашты.
ФӘНИЛ МӘҮЛЕТОВ
Нет комментариев