18 яшькә кадәрге спортчылар арасында ирекле көрәш буенча Татарстан Республикасы беренчелеге Түбән Кама шәһәренең «Факел» спорт залында узды.
Түбән Кама шәһәренең «Факел» спорт залында 18 яшькә кадәрге спортчылар арасында ирекле көрәш буенча Татарстан Республикасы беренчелеге узды. Ярышларда республиканың төрле районнарыннан 150дән артык спортчы катнашты. Әлеге турнир Идел буе федераль округы беренчелегенә сайлап алу этабы булды. «Олимп» спорт мәктәбенең яшь спортчылары лаеклы нәтиҗәләр күрсәттеләр: Раплева Диана – 73 кг, 1 нче урын; Карадулева Василә – 69 кг, 2 нче урын; Гыйззәтуллина Альбина – 49 кг, 3 нче урын; Фәрхуллина Кристина – 65 кг, 3 нче урын. Спортчыларыбызны һәм аларның тренер-укытучылары И.Н.Нәбиуллинны уңышлы чыгышлары белән чын күңелдән котлыйбыз!
Нет комментариев