«Үзебезнекеләрне ташламыйбыз!»
5 ноябрь көнне «Тургай» приютында тәрбияләнүче балалар, хәрби операциядә катнашучы солдатларга өй чәкчәге әзерләп, күңелләренең бер өлешен зур һәм мөһим эшкә салдылар. Балаларга бу изге эшне башкарырга өлкәннәр ярдәм итте. Башта камыр бастылар, аннары әзер камыр кисәкчәләренә хуш исле бал агызып, кирәкле формага китерделәр.
«Бу ризыкларыбыз аша егетләребезгә күңел җылыбыз, сагынуларыбыз барып ирешсен, җиңүгә рухландырсын», - диләр балалар.
Нет комментариев