Эчке эшләр органнары хезмәткәрләренең волейбол турнирында Саба командасы икенче булды
Район яңалыклары

Эчке эшләр органнары хезмәткәрләренең волейбол турнирында Саба командасы икенче булды

Турнир Кукмара шәһәрендә узды

Кукмарада Россия Федерациясе Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көненә багышланган волейбол турниры узды.  Әлеге спорт чарасы беренче тапкыр оештырылды һәм алты район - Кукмара, Мамадыш, Арча, Балтач, Әтнә һәм Саба командаларын берләштерде.  ЯРЫШ НӘТИҖӘЛӘРЕ: 1 нче урын - Кукмара командасы;  2 нче урын - Саба командасы; 3 нче урын - Әтнә командасы. Саба командасын мактаулы икенче урын яулавы белән чын күңелдән тәбрик итәбез!


Нет комментариев