Татарстан студентлары стартапларга берәр миллион сум грант ала алачак
Яңалыклар

Татарстан студентлары стартапларга берәр миллион сум грант ала алачак

Татарстан студентлары «Студентлар стартабы» конкурсы кысаларында шәхси технологик проектларын гамәлгә ашыру өчен 1 млн сум күләмендә грант алуга дәгъва итә ала.

Фото Татар-информ
Фото Татар-информ

2027 елда сайлап алуда бөтен Россиядән 2,2 меңнән артык студент җиңүче булачак. Конкурсның яңа этабы башлануы турында РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы игълан итте.Бәйгедә Россия һәм чит ил югары уку йортлары студентлары, аспирантлар һәм ординаторлар катнаша ала. Шулай ук университетның акселерация программаларын һәм язгы тренингларны тәмамлаучылар да гариза бирә алачак.

Проектларны җиде юнәлеш буенча сайлап алачаклар: цифрлы технологияләр, медицина һәм сәламәтлек саклау, химик технологияләр һәм яңа материаллар, приборлар төзү һәм интеллектуаль җитештерү технологияләре, биотехнологияләр, ресурсларны саклый торган энергетика һәм креатив индустрияләр.

Конкурсның операторы булып инновацияләргә ярдәм итү фонды тора. Ул «Нәтиҗәле һәм конкурентлы икътисад» илкүләм проектына кергән «Университет технологик эшкуарлыгы платформасы» федераль проекты кысаларында уздырыла.

Татарстан конкурста актив катнаша. Сайлап алуның җиде этабында республикадан 7,9 меңнән артык гариза кергән – ил буенча гомуми санның якынча 19 проценты. Конкурста җиңгән 9,8 мең кешенең 1,4 меңе Татарстаннан.ТР Икътисад министрлыгы катнашучыларга оештыру һәм консультация ярдәме күрсәтә: заявкалар әзерләү буенча вебинарлар үткәрә, бизнес-планнар төзүдә һәм күргәзмәләрдә катнашуны финанслауда ярдәм итә.

Конкурска гаризалар Мәскәү вакыты белән 2026 елның 1 декабрендә 10:00 сәгатькә кадәр кабул ителәчәк. Тулырак мәгълүмат конкурс битендә һәм конкурс турындагы Нигезләмәдә урнаштырылган.

Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/tatarstan-studentlary-startaplarga-berar-million-sum-grant-ala-alacak-5931754


Нет комментариев