Сабаның яшь гражданнарына паспортлар тапшырдылар
Район яңалыклары

Сабаның яшь гражданнарына паспортлар тапшырдылар

Саба урта мәктәбендә тантаналы чара узды - «Беренчеләр хәрәкәте»нең «Без - Россия гражданнары!» Бөтенроссия проекты кысаларында яшь гражданнарга беренче паспортлары тапшырылды.

Тантаналы чарада Саба районы буенча Россия Эчке эшләр министрлыгының миграция мәсьәләләре бүлеге җитәкчесе урынбасары Илназ Дәүлиев, Саба муниципаль районы ЗАГС бүлеге җитәкчесе Миләүшә Вакказова, Балалар иҗтимагый берләшмәләре белән хезмәттәшлек һәм тәрбия эшләре буенча директор киңәшчеләренең муниципаль координаторы Гөлчәчәк Нуриева катнашты.


Нет комментариев