Яшь бадминтончыларыбыз  Россия чемпионнары булдылар
Район яңалыклары

Яшь бадминтончыларыбыз Россия чемпионнары булдылар

Булдырасыз, яшьләр!

4-8 ноябрь көннәрендә Омск шәһәрендә 13 яшькә кадәр балалар арасында Россия беренчелеге булып узды. Анда «САБА АРЕНА»  спортчылары Борһанов Данияр, Хәбибуллина Наргиза, Сафин Зиннәтулла, Хуҗин Илдан катнашты. Татарстан Республикасы командасы 13 яшькә кадәрге бадминтон буенча Россия беренчелегендә чемпион булды! Безнең яшь спортчыларыбыз, каты көрәштә алтын медаль яулап, команда зачетында Россия чемпионнары булдылар. Бу зур җиңү һәм бөтен республика бадминтон мәктәбенең системалы эш нәтиҗәсе.

 


Нет комментариев