Озак еллар Лесхоздагы «Нарат» боз сарае директоры булып эшләгән Насыйров Рөстәм Борис улы вафат булды.
Аның белән хушлашу бүген, 11 ноябрьдә, Лесхоз бистәсе, Заречная урамы, 8 нче йорт адресы буенча узачак.Җирләү Лесхоздагы яңа зиратта булачак. Саба районы Советы һәм Башкарма комитеты исеменнән, Рөстәм Борис улының якыннарының һәм туганнарының тирән кайгысын уртаклашабыз. Аның истәлеге йөрәкләребездә мәңге сакланачак.
Нет комментариев