Саба район үзәк хастаханәсендә яңа травматолог-ортопед эшли башлады
Район яңалыклары

Саба район үзәк хастаханәсендә яңа травматолог-ортопед эшли башлады

Җабраилов Магомед Авгузурович Казан дәүләт медицина университетын тәмамлаган, «Травматология һәм ортопедия» белгечлеге буенча ординатура үткән.

2024 елда җилкә буыны артроскопиясе буенча квалификациясен күтәргән. Элегрәк Казан федераль университетының Фәнни-клиник үзәгендә эшләгән. Хәзер ул поликлиникада пациентларны кабул итә, шулай ук тез, җилкә һәм тубык буыннарында заманча аз инвазив артроскопик операцияләр ясый. Димәк, буыннар җәрәхәтләрен һәм авыруларын дәвалау буенча югары технологияле медицина ярдәме хәзер районда да күрсәтелә.Табибка уңышлар, ә пациентларга нык сәламәтлек телибез!


Нет комментариев